Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Әни бәхете

Әниләрнең исәнлеге шулай бәхетле итә!

Әни бәхете

Тәрәзәдән карап торам,

Әнием кайтып килә.

Телефоннан сөйләшә,

Үзе нигәдер көлә.

Ул көн дә шулай,

Шалтыратып,

Әнисенең хәлен белә!

Әниләрнең исәнлеге

Шулай бәхетле итә!

Фәттахова Диана, 7а сыйныфы.


Син булганга күрә, әнкәй,

Бу дөньяда нур гына.

Нур сүнмәсен, сүрелмәсен,

Озак яшә, исән бул гына!

Фәхретдинова Зәринә, 7А сыйныфы.


Әнкәй үзең фәрештәдәй,

Сүзләрең гел май гына.

Күзләреңдә ярату,

Йөрәгеңдә наз гына.

Сәхәбетдинова Зәринә, 7а сыйныфы.


Кадерле әнием

Минем өчен, әнием,

Син иң кадерле кеше.

Үрнәк тә син, тырыш, сабыр,

Яратабыз бик сине.

Көләч йөзле, яшел күзе,

Син иң чибәре минем

Һәрвакыт шундый булып кал,

Мин сиңа бик рәхмәтле!

Гатин Фәрхәт, 5А сыйныфы.


Кадерле әнием

Кадерле әнием,

Яратам мин сине

Пешергән ашларың

Гел тәмле бит синең.

Телимен мин сиңа,

Исәнлек-саулыклар.

Саекмасын иде,

Күңелдә байлыклар.

Гайсина Адилә, 5А сыйныфы.


Әнием

Минем әнием – иң әйбәт,

Минем әнием бик зирәк.

Минем әнием – зур хикмәт,

Минем әниемә мең рәхмәт!

Минем әнием – алтын,

Минем әнием – кояш.

Син янәшә булганга,

Күңелем минем гел шат!

Тимофеев Ризван, 5А сыйныфы.


Әниемә

Әни сүзе – кадерле сүз,

Бәләкәйдән беләбез.

Хөрмәтне без аларга

Бик яшьли үк бирәбез.

Тылсымчы бит ул әни –

Бар эшкә дә җитешә,

Ашарга да пешерә,

Сөяргә дә өлгерә.

Әнкәем, кадерлекәем,

Мин сине нык яратам!

Синең назлы күзләреңнән

Яшәргә мин көч алам.

Латипова Язилә, 5А сыйныфы.


Әниле гомер

Яратырга кирәк әниләрне,

Әни сүзе изге, кадерле!

Әни булса, кояш көләр,

Чәчәкләр бизи җирне.

Әнием минем янәшәмдә,

Иртә, көндез, кич, төнлә.

Әнисез яшәп була дип,

Әйтә алмыймын һич тә!

Гадеев Ильяс, 5А сыйныфы.


Әни бәйрәме

Бүген бәйрәм – Әни көне!

Дөньяда зур тантана,

Әниләрне котлыйбыз без,

Күңел шуңа шатлана.

Бәхет телим бик мул итеп,

Озын-озак гомерләр,

Сәламәтлек, аяз көннәр,

Бар да йөрәк түреннән!

Гафиятова Камила, 5А сыйныфы.


Бәйрәм белән!

Бәйрәм белән! Бәйрәм белән!

Бөтен дөнья куана.

Сау булсыннар, яшь булсыннар,

Әниләр бу дөньяда!

Нинди куаныч бит ул

Әниең янда булу.

Тәмле, тәмле ризык белән

Өстәл өсләре тулу!

Әхмәтшина Алия, 5А сыйныфы.


Бәхетем

Әй әнием, әнием,

Гел елмаеп торасың.

Бик кыен вакытларда,

Гел булышып торасың!

Әй әнием, әнием –

Иң зур бәхетем минем,

Гомеремдә якты йолдыз,

Тормыш маягым минем!

Сәгыйдуллин Әмир, 5А сыйныфы.


Әниемә

Күзләреңдә кояш нуры,

Чәчләреңдә яз исе,

Син күктәге якты йолдыз,

Бик яратабыз сине!

Галиханова Ралина, 5А сыйныфы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев