Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Минем сыйныф - минем горурлыгым

Дөньяда һөнәрләр күп. Минемчә, һөнәрләр арасында иң яхшысы ул - укытучы һөнәредер. Нәкъ менә аңа, укытучыга, шигырьләр һәм җырлар багышлыйлар, чәчәкләр бүләк итәләр!

Ә бит һәр укытучы ул сыйныф җитәкчесе дә. Сыйныф җитәкчесе – класста тәрбия эшен оештыручы һәм укучыларның остазы, ул тормыш сулышын тоеп яшәүче, ул укучыларның якын киңәшчесе, ярдәмчесе.

2004  елда  башланган гаять җаваплы һәм тынгысыз һәм шул ук вакытта мавыктыргыч, кызыклы  булган  хезмәт юлымның 17нче елы бара. Сыйныф җитәкчесе булу – укытучыдан зур җаваплылык һәм оештыру сәләтенә ия булуны таләп итә.

Сыйныф җитәкчесе булу дәверендә төрле хәлләр булды: казанышлар һәм уңышлар, авырлыклар һәм уңышсызлыклар, бу, мөгаен, һәр кешегә хасдыр. Тик мин беркайчан да авырлыкларга бирешмәдем, үзем сайлаган юлымнан үкенмәдем.

Мин сыйныф җитәкчесе булып 17 ел эшлим. Беренче чыгарылышым махсус уку йортларын тәмамлап, үз юлларын таптылар инде. Ә быелгы уку елында мин 7 нче сыйныф укучыларының сыйныф җитәкчесе. Сыйныф җитәкчесе – класста тәрбия эшен оештыручы һәм укучыларның остазы. Сыйныф җитәкчесенең оештыру-тәрбия эшләре күпкырлы һәм бик тә җаваплы.

Безнең сыйныф - зур тату гаилә. Балаларның әти-әниләре белән  дә миңа  бәхет елмайды. Без уңышларга сөенеп һәм кыенлыкларны җиңеп, бердәм коллектив булып эшлибез. Әти-әниләрнең актив катнашуы һәм ярдәме белән конкурсларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә, олимпиадаларда катнашып , җиңүләр яулыйбыз. Бу җиңүләр гаилә кыйммәтләренә әверелә, яңа казанышларга стимул булып тора, бу, минемчә, бала тәрбияләүдә мөһим.

Мин ышаныч белән әйтә алам, минем сыйныф – минем горурлыгым. Алда әле балалар белән бик күп ачышлар, кызыклы мизгелләр һәм онытылмас очрашулар көтә.


Мөслим районы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән Түбән Табын мәктәп интернатының сыйныф җитәкчесе Сәйфуллина Гөлназ Фирдәвес кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев