Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Минем районым – минем горурлыгым

Сезгә минем өчен шундый күркәм, ямьле, гүзәл табигатьле туган районым - Балык Бистәсе турында сөйләп үтәсем килә.

Яшәр өчен бетмәс көч алырга

Олысына һәм дә кечегә-

Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле

Туган ягы кирәк кешегә.

Язмамны Фәнис Яруллинның шушы матур шигырь юлларыннан башлавым очраклы түгел. Сезгә минем өчен шундый күркәм, ямьле, гүзәл табигатьле туган районым - Балык Бистәсе турында сөйләп үтәсем килә. Иң беренче чиратта, районыбызның исеменә тукталыйк.

Балык Бистәсе Кама елгасы ярында урнашкан. Монда яшәүче халыкның төп шөгыле балык тоту була, районның исеме дә шуннан килеп чыккан. Элек-электән Балык Бистәсе үзенең тырыш, уңган халкы, бай һәм искиткеч матур табигате белән дан тоткан. Тарихка күз салсак, бу якларны XVIII гасырда ук америкалылар белгән, ә Балык Бистәсендә тотылган чөгә, мәрсин балыгы белән Мәскәүдә боярларны сыйлаганнар. Бүгенге көндә дә районыбыз алдынгылар рәтендә. Ул елдан-ел яңара. Район үзәгендә күп төрле парк-скверлар, ял итү урыннары төзелде. Спорт белән шөгыльләнергә барлык мөмкинлекләр бар. Балалар заманча, иркен мәктәпләрдә белем алалар. Балык Бистәсендә төрле милләт кешеләре дус һәм тату яши. Алар районыбызда яшәп кенә калмый, аны алга җибәрүдә үзләреннән күп көч куялар.

Районым талантлы шәхесләргә бик бай. Безнең төбәктән җырчылар, иҗат кешеләре бик күп чыккан. Үткән гасырларга ук күз салсак, Миргазиз Укмасый, Мөхәммәт Гали кебек мәгъифәтчеләр, һәр татар кешесенә таныш булган артистлар –Рауза Хәйретдинова, Равил Шәрәфи, Хәлим Җәләй, язучы, шагыйрьләр - Роберт Әхмәтҗәнов, Кадыйр Сибгатуллин, Вакыйф Нуруллин, Равил Фәйзуллин, Вазыйх Фатыйхов, композитор - Фәтхерахман Әхмәдиев, җырчылар - Зөфәр Билалов, Илназ Минвәлиев, Гүзәл Җәләлова - нәкъ менә безнең район талантлары. Алар искиткеч матур табигатьле туган якларыннан илһам алган шәхесләр. Районыбызның киләчәген мин тагын да матуррак итеп күзаллыйм. Балык Бистәсендә яшәүче халык саны күпкә артыр, яңа гаиләләр барлыкка килер, балалар туар, йортлар төзелер. Эшсезлек бетеп, яңа эш урыннары бирә торган завод-фабрикалар төзелер дип өметләнәм. Әлеге өметләрем чынга ашып, киләчәктә дә районыбыз белән горурланып яшәргә язсын.


Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Кәримова Алинә.

Фото Балык Бистәсе муниципаль районы сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев