Минем яраткан әнием
Укучылар иҗаты

Минем яраткан әнием

Әниемне бәйрәм белән котлап, шигырь язарга булдым. Һәм аның портретын ясадым!

Җанлы,йомшак әнием -

Ничек аны яратмаска.

Йомшак, аллы битләрен

Үбеп кенә торасы килә.

 

Аның бер елмаюы -

Мең алтынга тошә!

Андый зур йөрәкле кеше-

Үз гомереңә- тапмаска була.

 

Аның йомшак куллары -

Татлы ризыклар пешерә!

Башымны сыпырып-

Юата белә!

 

Ничек аны яратмаска?!

Аның бер карашы,

Йомшак, җанлы сүзләре - 

Бөтен даруга тора! 

Самат Гыйниятов 5А сыйныф, 79нчы лицей-интернат.

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Афәрин! !