Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Минем бер көнем

Мөслим гимназиясенең 3нче В сыйныфы укучылары «Минем бер көнем» темасына иншалар язган.

Кояш уйнарга чакыра

Хәзер бик матур җылы көннәр башланды. Бигрәк тә мондый көннәрдә өйдә утырасы килми. Әле мәктәптә укыганда да күз гел тәрәзәгә төшә, кояшның якты җылы нурлары иркәләп, гел тышка чакырып тора. Укулар беткәч, мин тиз генә өйгә кайтам да, урамга уйнарга ашыгам. Өйдә әни кушкан эшләр булса, аларны эшлим дә футбол уйнарга чыгам. Дуслар белән туп тибеп, хәлдән таеп, кич кенә кайтам. Аннан гаилә белән кичке ашны ашагач, дәрес карарга утырам. Дәресләр беткәч, йоклар алдыннан я китап укыйм, я рәсем ясыйм, я кино карыйм. Аннан җылы йомшак диваныма ятып, тәмләп йокыга талам.

Хәсәнов Ринас.


Тыгыз көн

10нчы апрель бөтен Мөселман дөньясы Ураза гаетен бәйрәм итте. Бу көнне безне әниебез тәмле коймак пешереп йокыдан уятты. Ай буена ураза тотучы мөселман кардәшләребез бу көнне бигрәк тә сагынып көттек. Чөнки бәйрәм көнне һәркем бер-берсенә бүләкләр бирештек, вәгазь тыңладык, Ураза гаете намазы укыдык. Ә аннан соң, җыелышып тәмле комак, пироглар белән чәй эчтек. 

Мәчеттә үткәрелгән чара тәмамлангач, без җыелышып әбиемнәргә кунакка киттек. Әбием безне тәмле ризыклары белән сыйлады. Без дә аларга бәйрәм күчтәнәчләребезне, бүләкләребезне бирдек. 

Көнебезне Мөслимнең спорт сараенда балалар өчен оештырылган бәйрәм чарасында дәвам иттек. Төрле уеннар уйнадык, конкурсларда катнаштык. Бәйрәм көне шулкадәр рәхәт узды, без кичкә өйгә арып-талып кайтып кердек. Шулай да дәресләрне карамыйча мәктәпкә барып булмый. Эшләрне тәмамлагач, тәмләп йокларга яттык.

Нассер Фирас 


Ял көннәрен мин бигрәк тә сагынып көтеп алам. Чөнки иртән торып мәктәпкә барасы юк. Рәхәтләнеп йомшак урында йокың туйганчы йоклыйсың. Ләкин ял көне нишләптер озак йоклап булмый. Иртән-иртүк уянасың да, күпме генә тырышсаң да йоклап китә алмыйсың. Ял көне гадәттә әнинең тәмле коймак исе борынны кытыклап уята. Тәмләп чәйләр эчкәч, әнигә өй җыештырырга булышам, соңга калмыйча гына өй эшләрен әзерләп куям. Ә аннан дусларым белән урамга уйнарга чыгып китәм.

Тышта язгы кояш битләрне иркәли, бер кызу, бер суык булып китә. Кайчакта өстәге курткаларны салып ташлыйсы килә. Әни күрмәгәндә салып та алабыз инде. Нинди генә уеннар уйнамыйбыз, йөгерәбез, чабабыз. Кич җиткәч, хәлдән таеп өйгә керәбез. Хәтта кичке ашны ашарга да хәл калмый, юынабыз да йокларга ятабыз. 

Харисов Илдан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев