Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Минем бабам

Казан шәһәре 187нче лицейның 4нче Б сыйныф укучысы Шәрәфетдинов Булат шигыре.

Дусларым, бүген мин сезгә

Сөйлим бабам турында:

Ул бит минем якын дустым,

Киңәшчем бүген дә.

Һәркөн безне илтеп куя,

Һәм дә каршы ала ул.

Мәктәп капкасы янында

Көн дә елмаеп тора ул!

Ашата да, эчертә дә,

Аннары уйнап ала.

Минем хәтта дусларым да

Бабай белән туп тибә!

Без бабайны хөрмәтлибез,

Һәрчак аңа булышабыз,

Чөнки бик нык яратабыз!

Казан шәһәре 187нче лицейның 4нче Б сыйныф укучысы Шәрәфетдинов Булат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев