Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Мин тырышып белем алам, ә энем көн-төн уйный...

Казан шәһәре «Адымнар – белемгә һәм бердәмлеккә юл» күптелле мәгариф комплексының 2нче сыйныф укучыларының үз гаиләләре турында язган шигырьләре белән танышыгыз әле.

Минем гаиләм

Гаилә – ул безнең өебез.

Анда бары дүрт кеше:

Әти, әни, мин һәм энем –

Һәрберсенең үз эше.

 

Әтием заводта эшли,

Әнием бала карый,

Мин тырышып белем алам,

Ә энем көн-төн уйный.

 

Гаиләмнең татулыгы –

Ул минем иң зур теләк.

Бәхетле булыр өчен

Тату гаилә кирәк!

Динә Касыймова.

 

Без

Әтием минем – инженер.

Ә әни – теш табибы,

Әби-бабам – пенсиядә,

Мин – мәктәп укучысы.

Аделина Хәйруллина.

 

Мин эшсез йөрим

Әнием эшли –

Мин бозам.

Әни пешерә –

Мин ашыйм.

Абый укый –

Мин уйныйм.

Апа яза –

Мин азам.

Гөлсем Мусина

 

Матур итеп яшибез!

Әти, әни, мин, сеңлем

Һәм энем дә бар минем.

Алтынчыга бар песи,

Җиденчегә – этебез.

 

Гаиләбез зур һәм тату,

Матур итеп яшибез!

Эт белән песи генә

Күрә алмый бер-берсен.

Инсар Шәмсуаров.

 

Сөенәләр

Яшибез зур шәһәрдә,

Бишәү без гаиләдә.

Әти, әни, мин, сеңлем

Һәм кечкенәбез – энем.

 

Әби-бабай авылда

Яшиләр тыныч анда.

«Саф һава», диләр көлеп,

Без кайтканга сөенеп.

Сәмир Сәгъдиев.

 

Безнең гаилә

Безнең өйдә бер, ике, өч,

Дүрт кеше бар.

Һәрберсенең үз шөгыле,

Фигыле һәм эше бар.

 

Әтием сабыр һәм уңган,

Ул укыган табибка.

Әнием матур һәм шаян,

Гаиләбездә ул – тотка.

 

Динә атлы апам бар.

Якын кешем, бик төпле.

Оста бии, яхшы укый,

Минем өчен ул – өлге.

 

Мин буламын Диләрә –

Иң төпчеге гаиләдә.

Яшем инде сигездә.

Укыймын икенчедә.

Диләрә Сабирова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев