Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Мин спортны яратам!

Арча шәһәреннән 12 яшьлек Һидиятуллин Әлфис спортның күп төрләре белән шөгыльләнә һәм шигырьләр язарга ярата. Спортны яратуы бер дә юкка түгел. Үзегез дә укып карагыз әле, ни өчен икәнен белерсез.

Мин спортны яратам!

 

Берничә сүз әйтеп үтәм,

Үзем турында бераз.

Һөнәрләрем бик күп минем,

Белмәгән эшем бик аз.

 

Спортның төрле төрләрен,

Чын күңелдән яратам.

Мөмкинлегем булган саен,

Ярышларда катнашам.

 

Чаңгыда йөрим яратып,

Кыш җитеп карлар яугач.

Волейболга теләп йөрим,

Гел дә урыннар алгач.

 

Татарча көрәшкә инде,

Кечкенәдән йөримен.

Төрле чаклары булса да,

Миңа авыр димимен.

 

Спортка ярату уятты,

Олы абыем - Фәнил!

Нык булып үсәсем килә

Аның үрнәгендә мин.

 

Әти-әнигә булышам,

Өйдә бөтен эшләрдә.

Беренчелекне яратам

Укуда да, эштә дә!


Туган илем

Яратам туган илемне,

Казан каласы белән!

Халкымның гореф-гадәтен

Мин кечкенәдән беләм!

 

Чәкчәкләре, бәлешләре

Бизи табын түрләрен.

Җәйләр саен үткәрәләр

Ямьле Сабан туйларын!

 

Татарча көрәшләрне мин

Үзем дә бик яратам!

Көрәш ярышларында да

Бик тә теләп катнашам.

 

Мин бәхетле туган өчен,

Үземнең туган илдә!

Татар телендә сөйләшәм,

Әби-бабам телендә!

 

Бер илгә дә алыштырмам

Үз илемне, телемне!

Бар йөрәктән яратамын

Газиз Туган илемне!


Әлфис Һидиятуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев