Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

«Мин дә бит алар кебек гап-гади бер малай»

Яраткан китабымның авторы Нәкыйп Каштановка хат.

Саумысыз, Нәкыйп абый! “Бөркеткә сәлам әйтегез” китабын укып чыккач, Сезгә хат язарга булдым. Миңа бу китаптагы барлык хикәяләр дә ошады, чөнки геройларда мин үземне таныдым. Мин дә бит алар кебек гап-гади бер малай. Миңа 9 яшь, исемем минем – Камил. Мин китаплар укырга яратам. Ә Сезнең китапны мин бер көндә укып бетердем, чөнки андагы хикәяләр бик мавыктыргыч булып чыкты.

“Күчтәнәч” хикәясен укыганда мин үземнең әбиемне күз алдына китердем. Ул безнең белән бер урамда яши. Мин аңа еш кунакка барам, ул да безгә килә. Хикәядәге Рөстәм кебек мин дә әбиемә әнием пешергән күчтәнәчләрне илтәм. Әбиемне бик яратам һәм хөрмәт итәм мин.

“Кем тизрәк үскән” хикәясендәге Фәрит кебек мин дә җәй көне әбиемә бакчада яшелчәләр үстерергә ярдәм итәм: түтәлләр утыйм, су сибәм, агачларның төпләрен йомшартам. Көнне эшләп үткәргәннән соң бабамнан калышмыйча ашыйм, аннан соң арып, рәхәтләнеп йоклыйм. Физик эшне яратам мин, чөнки эштән соң аппетит ачыла, мускуллар ныгый. Сентябрьгә ничек үскәнемне сизми дә калам мин. Чалбар кыскарган, күлмәкләр тарайган булып чыга.

“Ярдәм” хикәясендәге Сөләйман исемле малай миңа бик ошады. Ул таныш булмаган әбигә авыр төенчеген күтәреп кайтырга ярдәм итә. Әби аны мактый, аңа зур рәхмәт әйтә. Чыннан да, “менә кем белән дуслашырга кирәк”! Минем дусларым да Сөләйман шикелле яхшы малайлар. Без картларга ярдәм итәргә һәрвакыт әзер! Тик безнең урамда авыр сумкалы әбиләр, кызганычка каршы, бик сирәк очрый...

Нәкыйп абый, бу китабыгыз өчен Сезгә зур рәхмәт! Аны укыганнан соң гел яхшылык кына эшлисе килә. Сез укучыларны олыларны хөрмәт итәргә, яхшыны начардан аерырга өйрәтәсез. Үскәч, мин дә Сезнең кебек табиб булырга хыялланам. Бәлки әле язучы да булырмын!

Сау булыгыз, Нәкыйп абый! Сезне хөрмәт итеп, Камил.


Хатны Яр Чаллы шәһәрендәге 10 нчы мәктәпнең 2 А класс укучысы Камил Абдуллин язды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев