Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Мин – беренче!

Зәй шәһәренең 9нчы мәктәбендә 9нчы сыйныфта укучы Евгений Максимовның «Дәвам итәбез» бәйгесенә килгән язмасы.

Бүген ни өчендер бик иртә йокымнан уянып торып утырдым. Тәрәзә янына килеп, бераз урамдагы аклыкка сокланып тордым да, тиз генә киемнәремне киеп ишеккә юнәлдем. «Ашыккан ашка пешкән. Кая ашыгасың?» – диде әнием, елмаеп. «Урамдагы матурлыкны, сафлыкны беренче булып күрми калырмын»,  – диеп, җавап бирдем. Ишекне ачу белән, битемә саф һава килеп бәрелде, күңелемне аклык биләп алды. Мин шул сафлыкка, аклыкка атладым. Йомшак кар өстеннән беренчеләрдән булып шул аклыкка юл сала алуыма горурлык хисе биләп алды һәм мин әниемнең ашыккан ашка пешкән дигән мәкаленә каршы: «Юк әнием, мин тимерне кызуында сугарга яратам» – дип уйлап куйдым.

Яңа яуган кар өстеннән

Уздым әле эз салып.

Бар дөньяга бәхет теләп

Башкаларга юл ярып.

Нинди рәхәт аклык буйлап

Киләчәккә баруы.

Яңа көнне котлый-котлый

Тәүге эзләр салуы.

Сүз дә юк, ашыккан ашка пешкән диючеләр хаклы. Тик менә кайчагында тимерне кызуында сугарга кирәк дию дә, дөреслеккә туры килә.


Евгений Максимов, Зәй шәһәре, 9нчы мәктәп, 9нчы сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

23

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур язылган??

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бииик матур шигырь

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бик әдәби эчтәлекле хикәя. Уңышлар телим.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Әгәр иртән беренче чыкмасаң беренчеләрдән булып аклык буечаатламас идең,горулык хисен тоймас идең,шатлык тулмас иде йөрәгеңә.Ярый әле тимерне кызуында сукканың!"Молодец!!!Уңышлар!