Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Мамык сыман ап-ак ул...

Чаллы шәһәренең 39нчы мәктәп укучылары шигырьләр дә яза, матур рәсемнәр дә юллый безгә. Безгә бик ошады. Сез дә укып карагыз әле.

Кыш.

Ефәк кебек, каурый-каурый,

Мамык сыман ап-ак ул.

Йолдыз булып җем-җем итеп,

Шатландырып килә ул.

 

Бураннары ачы аның,

Җилләре дә сызгыра.

Бала-чага тик барыбер

Тауга карап ашыга.

Сылу Хәмидуллина, 4А сыйныфы 

 

Бал әби.

Авылыбызда әбине

Йөртәләр «Бал әби» дип.

Баллары күп булгангамы,

Мактана ул, без бай дип!

 

Умарталары бик күп шул!

Күп кортлары, баллары.

Тавык, күркә, үрдәк белән

 Тулган ишек аллары.

 

Җәй җиттеме, әбиләргә

Кунаклар кайтып тула.

Алар белән бергә-бергә

Шундый күңелле була.

 

Бал әбинең күңеле дә

Үзе кебек бай икән.

Әллә чынлап, иң бай кеше

Ул безнең әби микән?...

 Җамалетдинов Азат, 4А сыйныфы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев