Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Мәктәп еллары

Хәбәрчебез Әмир Фәрхуллиннан өр-яңа шигырь. Бүгенге көн өчен бик актуаль тема сайлаган, килешәсезме?!

Тиздән укырга, тиздән дәресләр,
Кирәк иртән үк күзне ачарга.
Миңа уналты, кемгәдер алты
Әйдә, киттекме, белем утарга?

Ялан агачлар һәм ялан башлар
Өч ай ялдан соң ничек укырбыз?
Шушы сорауга бер генә җавап:
Ничектер башны син тизрәк кабыз!

Тиздән - иртәгә, ЕГЭ, ВПР,
Графикны үргә син ничектер төз.
Җәйге көннәргә син киртә куй да
Иркенлек белән араны син өз.

Саргая агач һәм уйлана баш
Ялларым бетте, - дип арта сүз
Шушы сорауга бер генә җавап
Башыңны уабыз һәм шулай гел түз.

Мәктәп еллары - белем юллары,
Кабыз башыңны сайла тизлекне. 
Уңнан барганда, бел син кагыйдә,
Белем юлында бозма тәртипне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев