Көмеш кыңгырау

Көзләр, көзләр...

Көз айлары моңсу да, күзне камаштырырдай матур да. Сокланмыйча һич мөмкин түгел.

Кызарып пешкән миләшләрне күргәч, җырлап җибәрәсе килә. Без гаиләбез белән якындагы урманга барырга яратабыз. Андагы көзге гүзәллекне күргәч, күзләр камаша. Кызгылт, саргылт, яшькелт төсләр. Аяк астында яфраклар кыштырдый. Ә син шул яфракларга басып, табигатьнең гүзәллегенә сокланып, хыялга чумасың.

Мондый матурлыкны күргәч, куллар үзеннән-үзе карандашка үрелә. Рәсемгә төшерәсе килә. Менә миндә бер-ике рәсемемне сезнең игътибарга тәкъдим итәм.

Алсу Әгъләмова, 54 гимназия, 5 "Б" сыйныфы, Чаллы шәһәре.

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: