Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Көзге яфрак сагышы

Актаныш районы Пучы мәктәбенең “Сүз көче” дип исемләнгән иҗади түгәрәгенә йөрүче 7нче класс укучыларының иҗат җимешләре.

Көзге яфрак сагышы

Моңсу салкын көннәре белән

Көз атлады тәүге адымын.

Кызгылт, алтын, соры күлмәкләренә

Киендереп куйды агачларын.

Җил исеп тора, яфраклар коела,

Җирнең өсте алтын төскә керә.

Газиз агачыннан аерылган яфрак,

Моңсуланып, бөтерелеп оча.

Кешеләргә хәлен сиздерми генә,

Оча һаман, оча әле һаман.

Сагыш тулган аның күңеленә,

Сагыныр ул газиз үз агачын.

Закирова Эльвина


Көннәр кышка авыша

Көзге яфрак сагышы

Сары яфрак коела,

Көннәр кышка авыша.

Кошлар оя калдыра

Жылы якка ашыга.

Агачлар яфрак коя,

Бакчалар бушап кала.

Сулар боз булып ката,

Кырлар йокыга тала.

Салахова Камилә


Аңлатып бетергесез сагыш...

Сентябрь ае... Көз килде. Салкын көннәр, яңгырлар башланды. Хәзер инде табигать шундый алтын, шундый ямьле! Тирә-юнь саргылт төскә керә башлады. Агачлардан инде саргылт төстәге яфраклар коела. Әйтерсең лә, алтын җиргә түшәлә. Көзге яфрак сагышын анлатып бетереп булмыйдыр инде ул. Кояш җитмәүдән корып, хәлсез булып, салмак кына бөтерелеп, әкрен генә җил белән туктамаска тырышкан яфрак сагышын. Ләкин оча торгач, бөтенләй хәлсезләнеп, инде башка юл булмавын аңлагач, җиргә төшә. Көзге сары яфрак үзенең соңгы минутларын бер секундтай күз алдыннан үткәреп юл өстендә ята бирә. Аңлатып бетергесез сагыш...

Латыпова Нәзлия


Көзге яфрак сагышы

Табигатьнең моңсу мәле бүген.

Тирә-якта гүя бер тынлык.

Җәйнең шау-шу килгән күренешен

Алыштырды көзге салкынлык.

Агачларны сары сагыш басты.

Яфракларын җилләр койдылар.

Җилләр искән саен алар

Алтын келәм булып җиргә яттылар.

Кара җирдә сары келәм булып

Ята бирде көзге яфраклар.

Сагыш тулы мөлдерәмә куңелләрен.

Белмим инде, кемнәр аңларлар?

Миргалимова Нурзия


Жәйләр үтеп, көзләр җитә,

Урамда агачлар шаулый.

Ник шауламасын соң?!

Алардан көзге сагыш аңкый.

Табигатькә көзләр алып килә,

Агачларга язмыш сагышы,

Агачлардан яфраклар оча,

Әйтерсең лә, оча алар язмышы.

Сары яфрак, сары сагыш.

Әйдә, очып кит син, еракка,

Кыска гомер бирмә кешеләргә

Китмик әле яфрактай мәңгелеккә.

Хәнипова Алинә


Кай арада жәйләр үтеп

Көзләр килеп житкәннәр,

Агачларның яфраклары

Саргаешып беткәннәр.

Агач яфраклары жилдә

Бөтерелеп очалар,

Алар шулай һавада

Уйнап жиргә төшәләр.

Гомәрова Алсу


Көзге яфрак

Көз житүнең беренче билгесе - агачлардагы яфракларның төрле төскә керә башлавы. Агачтагы яфраклар саргая, кызара. Алар әкрен генә җил иссә дә агачлардан коелып җиргә төшәләр һәм җиргә матур төрле төстәге келәм түшәлә. Яфракларда да жәй бетүгә моңсулану, сагышлану бардыр дип уйлыйм мин, чөнки сары төс - сагыш төсе.

Фәтхуллин Данияр


Аралагыз сары сагышлардан

Тып-тын гына урманнарда,

Яфрак-яфрак сагыш ява.

Көзге яфрак гомер кебек,

Кире кайтмас яшел чагына.

 

Көзге яфрак кеше язмышыдай,

Саргая ул, сагышлардан басыла.

Көзге җилләр, сары яфракларны,

Аралагыз сары сагышлардан.

Ханнанова Рәмилә


Җитәкчеләре - Муллагалиева Гөлназ Кашаф кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев