Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Көз исе

Даими хәбәрчебез, Шәүкәт Галиев пермиясе лауреаты, Чаллы кызы Роза Әмирова шигырьләре.

Көз исе

Көз ашыкмый быел,

Кояшның эше күп.

Тирә-як сап-сары,

Алтынга чумган күк.

Селкенә алкадай

Агачлар яфрагы.

- Сокланып көзләргә,

Торсакчы без тагы.

Әз генә җил иссә,

Өзелеп төшәләр.

Бер-берсен куышып,

Очып та китәләр.

Җирләргә түшәлгән

Яфраклар келәме.

Көз исе таралган

Дөньяга, күр әле!

***

Каз канаты

«Каз канаты кайрый-каурый,

Хатлар язарга ярый».

Безнең якта каз канаты

Пешкән ризыкны майлый.

Каз өмәсе гөрләп үтә

Ноябрь айларында.

Тәбикмәк исе тарала

Авыл урамнарына.

Җиткән кызы булганнар

Ике каз куя каклап.

Каз мамыгыннан йомшак

Пар мендәр куя ясап.

Сыдырылган канатларны

Су юлына сибәләр.

Икенче елга да уңсын,

Күп булсын дип бәбкәләр.

Матур каурый-канатлары

Тагы да эшкә ярый.

Апалар аннан уңайлы

Майлау канаты ясый.

Таба буярга да ярый,

Камыр ризыгын майлый.

Мин дә канат ясыйм әле

Каурыйлар сайлый-сайлый.

Замана баласы диеп,

Йолаларны онытмыйк!

Табигый канатлар белән

Пешкән ризыкны майлыйк.

Роза Әмирова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: роза әмирова