Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Кыярлар

Быел бигрәк уңды инде бакчабызда кыярлар.

Быел бигрәк уңды инде

Бакчабызда кыярлар.

Моның хәтле кыярларны

Кая гына куярлар?

 

Иртә, кичен тәмләп кенә

Үзем кыяр кимерәм.

Кимермәскә, аларны бит

Су сибеп мин үстерәм.

 

Әни һәр көн кыяр җыя,

Тозлый, салатын ясый.

– Әйбәт быел кыярлар, – ди,–

Кышка бары да ярый.

 

Ә кыярлар хәйләкәрләр,

Яшеренеп калалар.

Яшел яфрак арасыннан

Күз кысышып яталар.

 

Шулай качыш уйный-уйный,

Саргаешып куйганнар.

Менә сиңа кыярлар,

Кая гына куярлар?!

 

Футбол

Эх! Белмисез рәхәтлеген

Бу футбол уйнауларның.

Шау-гөр килеп, туп артыннан

Бергәләп кууларның.

 

Футбол футбол инде, дуслар,

Аңлатып булмый болай.

Аңласа аңлый бары тик

Футбол уйнаучы малай.

 

Рәфис Минһаҗев, Чистай шәһәре, 3нче гимназия, 6Б сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев