Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Күңел давылын басарга

«Мин! Чыннан да мин булдырдым. Шушында басып торганда бөтен дөньяны кочасы килә. Һәрбер кешенең тормышына, миңа килгән кебек, могҗиза килсен иде...»

1.
– Хәерле иртә,тор инде әйдә-ә-ә!
– Иртә хәерле булмый, – диде дә абый, юрганга тагын да төренеп ятты.

Ул ятыр, аның бит бүген бәйгедә катнашасы юк. Әй, нәрсә сөйлим мин, атам дисәләр дә тормас иде. Уятмасаң, кичкә кадәр дә йоклый ала ул. Сыйныфташ кызлар абыйлы булуыңа көнләшәбез диләр. Көнләшерлек әйбер кайда. Ул көне буе эштә, ялларда дуслары белән, мин дә, әле 13 генә булса да, инде эшкә мәшгуль: мәктәп, гимнастика, музыка, аннан тыш өй эшләрен эшләргә өлгерергә кирәк ич. Кыскасы, мин йокларга ятканда, ул әле кайтмаган да, мин торганда, ул әле йоклый. Әгәр дә уңыш елмайса, гаилә бәйрәмнәрендә очраша алабыз. Нинди абый-сеңел арасындагы мәхәббәт турында сүз була ала инде монда. Әкият! Әле ничек бүген мине гимнастика бәйгесенә алып барырга риза булды. Бу минем өчен генә түгел, әти-әни өчен дә чын могҗиза булды. Әллә абый икәнлеген искә төшергән микән? Уянса, сорар идем дә, уянмый бит һаман. Нишләтергә инде моны.

– Абый, коенасың киләме, салкын су гел кул астында минем.
– Хә коенам мин сиңа, бар әзерләнә тор, хәзер торам.
Әйе шул, нишләп утырам мин монда, әле хәтта юынмаганым да бит. Җитешсәм ярый инде.

2.

– Айсинә, киттек әйдә.
Әннекәем, торганына 10 минут булды, ул инде әзер. Бигрәк рәхәт инде бу малайларга. Торалар, юыналар, киенәләр һәм алга. Ә безгә бит юыныр өчен генә дә 10 банка әйбер кирәк. Әле бит чәчне рәтлисе, кием сайлысы, битне кеше кыяфәтенә кертәсе бар. Уффф. Әни дөрес әйтә, малай булып туасы кыз ахрысы мин. Гомердә итәкләр, күлмәкләрне җенем сөймәде, матур, сөйкемле итеп сөйләшә белмәдем, кечкенәдән күрше малайлар белән агачларга менеп, алма урлап, башта без этләр, аннары этләр безнең арттан чабып йөрде.

Әле бит ачуны китереп «Син бит кыз бала, тыйнаграк бул, тегене эшләмә, монда барма, шундый булма», - дип торалар. Кайсы вакытта кешенең шәхсән холкын кырыйга куеп, кызларга һәм малайларга аера башладылар икән ул? Әйе, мин кыз, шуннан? Димәк, миңа шаян, сәрсән, шук, кыю һәм әни әйтмешли «мәрхәмәтсез» булырга ярамый мени? Нигә 21 гасырда, машиналар кешесез йөргән, бөтен тормыш телефон исемле кечкенә генә тартмада булган чорда мин кыз булып туганыма үкенергә тиеш? Кайчан мине аңлап, ничек телим, шулай сөйләшергә, уйларга һәм иң мөһиме яшәргә рөхсәт бирерләр икән. Үземнән кечерәкләргә яшәүнең бар тәмен белеп, беркемнең фикеренә колак салмыйча, рәхәтләнеп яшәргә өйрәтәчәкмен. Үзең белгәнчә, йөрәгең кушканча яшәргә кирәк, чөнки беркем дә ничек дөрес икәнен белми.

– Айсинә, син мине көттерер өчен торгыздыңмы?
– Хәзер, хәзер, бетте инде, киттек әйдә.

3.

Октябрь әле башланды гына, инде бөтен җирдә саз, пычрак. Кешеләр озын чалбарларын күтәреп йөриләр. Чалбар гына түгел, әнә бер ир-ат кечкенә кызын кулына күтәреп, саз аша алып чыга. Әй, гомер шулай әтинең ныклы кулларында, куркынычның, кайгы-хәсрәтнең нәрсә икәнен онытып, бер нәрсә турында да уйламыйча үтсә иде. Әти кызы булганга күрәме, бу минем иң зур хыялларымның берсе иде. Чөнки ул янымда булганда, мин үземне иркә, сабый, конфет биргәнгә шатланып йөрүче, иң-иң чиста һәм пак күңелле кызчык итеп хис итәм. Әтием өчен чын горурлык хисе сизәм һәм аның кебек киң күңелле, сабыр һәм шул ук вакытта имән кебек нык холыклы кешене әле очратканым булмады һәм булмаячак та. Хәтта кечкенәрәк чакта, әни янына килеп: «Әти кебек кеше тапмасам, кияүгә чыкмыйм», –дигәнмен. Каян 5 яшьлек чакта ук мин ир-хатын, кияүгә чыгу турында белгәнмендер. Ләкин шулай дип әйтүем, минемчә, Әтиемә булган барлык хисләремне аңлатып бирә.

4.

Спорткомплекс янына килгән саен, һава торышы да, болай да булмаган кәефне төшереп, начарлана бара иде. Мин бу конкурска өч ай буе туктамыйча әзерләндем. Ә аңа кадәр без гаиләбез белән, мин гимнастикага йөри алсын өчен, шәһәргә күчтек. Авылда вакытта, мине үзебездәге физкультура укытучысы Алия Мансуровна әзерли иде. Шунда районнан безне бер карарга килгәндә, бу кызның киләчәге өметле, менә бу тренерга әйтеп карагыз, алачак ул аны, дип калдылар. Чыннан да, Лилия Данисовна миңа яхшы бәя бирде. Төшемә дә кермәгән иде мин шундый атаклы тренерга эләгә алырмын дип. Ләкин аның өчен иң кадерлесен — авылыбызны калдырырга туры килде. Һичшиксез, гомеремдәге иң зур аерылуым бу минем.

Баштарак балалардан начар сүзләр ишетелеп алды. Аларга чит, бигрәк тә авылдан килгән кешене кабул итүе авыр булды. Мин аралашырга тырыштым, ләкин барып чыкмады. Өйгә кайтып еш кына елый идем, әлбәттә, беркемгә дә белдертмичә, чөнки минем күңелемнең нечкәлеген бары тик мин генә белергә тиеш. Мин шәһәрнең кырыс кануннарына ияләнмәгән идем. Авылда үскән кешеләр, чыннан да, башка төрлерәк булалар алар. Эш хәтта тырышлыкта да түгел. Авылда үскән кеше йомшаграк, тынычрак була. Һәм моңа сәбәп — әйләнә-тирәдәге кешеләр. Урамнан барганда, берәр әбигә елмаеп «Исәнмесез» дип әйтсәң, ул сиңа мең рәхмәт белдереп, сөеп, барлык яхшы теләкләрне әйтеп җибәрә, ә өстәвенә яшьлегеннән булган берәр кызыклы маҗара сөйлиячәк. Шулай, бер сүз эндәшеп, кешеләрнең күзләрендәге сүнгән утларын кабыза алу — чын бәхет ич ул. Авылда көнчелек дигән әйбер дә юк, бөтен кеше бер-берсенә бәхетле, тыныч, игелекле тормыш теләп яши. Һәм мин шундый, кечкенә булса да, бик күп байлыклы бакчада иркә гөл кебек үстем. Кешегә үч итеп начарлык эшләми, гайбәт сатмый, гафу итә белә торган кеше булып үсә алуыма бакчачыларыма — гади авыл кешеләренә чиксез рәхмәтлемен. Алар мине шундый итеп тәрбияләделәр. Андый кешеләргә һәйкәл куйсаң да аз булыр.

Шәһәрдә барсы да башка төрле. Монда кешеләр һәрчак каядыр ашыгалар, нәрсәдер куалар, кемнәндер калмыйм дип көне-төне эшлиләр. Беркемнең дә йөзендә елмаю юк. Ә бит яңа туган көнгә, яуган карның аклыгына сокланып, шатланып яшәү кайчан булыр? Якты дөньяларга кешеләр акча эшләргә һәм үзләрен кайгыртырга киләләр мени? Минемчә, юк!Әлбәттә, эшләргә кирәк, ләкин эш туганнар белән уздырган вакытны да алса, аның ни файдасы бар соң? Тукта, ә бәлки мин дә, шулай башкаларга усал карап, елмаерга интегеп яшәрмен?

Юк, моның хакында уйлыйсым да килми, мин башка камырдан ясалганмын. Алла боерса, зур үскәч, үз авылыма янәдән кайтачакмын. Аның салкын сулы, челтерәп аккан чишмәләре, күкрәкне тутырып сулыйсы килгән саф һавасы, куе-куе урманнары, күпме мәхәббәт тарихлары саклаучы яр буйлары һәм туры булмаса да, күңелгә шундый якын сукмаклары бик сагындыра. Анда һәрбер өй үзенчәлекле,"җанлы". Безнең нигездә дә кемнәр генә яшәмәгән. Аларның тарихларын тыңлау аерым бер ләззәт ич. Ә бу Спорткомплекста нәрсә бар? Бернәрсә дә юк! Ул буш, аның йөрәге юк. Ләкин шул йөрәксез җиргә керегә туры килә инде хәзер. Якынлаша бара аяклар калтырана. Кешеләр дә күп җыелган. Катнашучылардан Әминәдән башка барысы да дулкынлана. Аның урынында булсам, мин дә каушамас идем. 3 яшьтән бирле Лилия Данисовнага йөри бит ул.

«Буең җитмәгән йолдызларга үрелмә инде син, әллә чыннан да мине җиңә алам дип хыялланып йөрисеңме. Ха-ха-ха», – дип канатларымны күптән сындырган иде инде ул минем. Әйе шул, ул көчле. Программасын да әнә бер ялгышсыз эшләде. Чиратта мин. Әнием өйрәткәнчә, бөтен начарлыкларны онытып чыгыш ясарга кирәк. Киттек. Жюриллар нигәдер бик сәер карый, ошыймы аларга, юкмы, барысы да дөрес кебек инде миңа. Ичмасам, Лилия Данисовнаны да күзләр белән таба алмыйм, абыйны да. Бу минем гомеремдәге иң озак 5 минут иде. Башка кызлар да миннән соң бик яхшы чыгыш ясадылар. Урын булмастыр миңа, мөгаен.

Жюрилар ярты сәгать сөйләшүдән соң, ниһаять, карарны әйтергә әзер булдылар. Барлык кеше тирән сулыш алды.

«Итак, после долгих размышлений и споров мы приняли решение. Победителем районного конкурса по гимнастике и обладательнецей золотой медали становится… Айсина Галлямова!»

Мин! Чыннан да мин булдырдым. Шушында басып торганда бөтен дөньяны кочасы килә. Һәрбер кешенең тормышына, миңа килгән кебек, могҗиза килсен иде. Әйтәсе сүзләрем күп әле минем, ләкин бүген күп уйланды, мин фикерләремнән ардым.

– Абый, киттек авылга.
– Сеңлем, нинди авыл, әниләр безне өйдә табын әзерләп көтеп торалар.
– Авылга кайтып килик инде, алай да.
– Нәрсәгә?
– Тынычлыкка, күңел давылын басарга...


Сөмбел Шәрифуллина, Мамадыш районы, Катмыш авылы, 9нчы сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев