Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Көрәккә чират тордык...

Балык Бистәсе районы Күгәрчен мәктәбенең 7нче сыйныфы укучысы Рүзәл Шәмсевәлиев бик кызык язма җибәргән әле безгә.

Кыш көннәрендә яраткан уеныбыз – хоккей. Тик быел карның күп явуы кыенлыклар тудырды. Менә шундый  карлы көннәрнең  берсендә дуслар белән хоккей уйнарга җыелдык. Башта кичтән яуган карны чистартырга кирәк иде. Ләкин безнең бер көрәк тә, бер эттергеч кенә. Чиратлап эшләргә кала инде.

«Без инде ярты сәгатьтән артык көрибез, ә кар кимеми дә кимеми» - дип,  Камил каядыр китеп барды. Бер биш минут үткәндерме, юкмы, ниндидер сынык  эттергеч сөйрәп килде.

«Нәрсә бу? Моның белән нәрсә эттерергә җыендың? Хәзер таралып төшәчәк бит!» – дип көлде Алмаз.

«Таралмас, таралмас, менә карарсың, болай бер-беребезгә карап торсак, бүген бөтенләй уйный  алмаячакбыз», – дип җавап бирде Камил.

Шуннан соң иске эттергечне карга терәп куйды, тоткычының бер ягы сынганлыктан, кырыеннан тотып этә башлады. Ләкин  мескен эттергеч этүдән баш тартты.

«Хәзер-хәзер, көтегез әзрәк..» дип, Камил бар көченә этә башлады...

Эттергеч түзмәде – бөтенләй таралып бетте.  Камил  аның бер як тоткычын кулында тоткан килеш боз өстендә ята иде. Бөтенебез көлдек, ә Камил, өстеннән карын кага-кага: «Нәрсә көләсез? Мин тизрәк көрәп бетерик дип,  нәрсә дә булса  эшләдем, ә сез!?» – диде.

«Ярар, ачуланма, булды-булды. Көрәкләр белән эттергечне күрше йортларда яшәүчеләрдән дә сорап торырбыз», – дип тынычландырдык Камилне.

Шулай итеп, эш коралларын алып килгәч, без карны бик тиз көрәп бетердек һәм уйнарга да өлгердек. Ә бу хәл турында көлеп кенә искә алабыз.


Рүзәл Шәмсевәлиев, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен мәктәбе, 7нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев