Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Кәримә (тавтограмма)

Барлык сүзләре дә К хәрефеннән башланган хикәя.

Касыймның кечкенә кызы Кәримә кибеттән кайткач, күршегә күчтәнәч кертергә кереп китте. Кар күп, капкаларын кар көрте каплаган.

Көтмәгәндә, күршеләрнең койма каршындагы кәкре каенга кечкенә кош килеп кунды. Кошның кыяфәте – Кызыл китаптагы кебек. Күзләре – кара күмердәй. Кәримә куанычыннанмы, каушауданмы, кулларын күккә күтәрде. Кош куркып, каядыр качты. Кәримә кошка каерылып карый-карый, кинәт кар көртенә кереп китте. Кошны куркытуыннан куллары калтырады. Камыр кебек кар кызның керфекләренә кунды.

Кинәт күршеләрнең капкасыннан кызыл куртка кигән кысык күзле, кыланчык классташы Камил күренде. Камил Кәримәнең кыяфәтеннән кычкырып көлде. Кыз колагына кадәр кызарып, киемендәге карын какты. Камилнең кыланмышына Кәримәнең кәефе кырылды, күршеләргә күчтәнәчен кертмичә кире кайтып китәргә карар кылды.

Нурия Шакирова, Яңа Чишмә районы, Чаллы Башы мәктәбе, 6нчы сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев