Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Кошкайларны сыйлыйбыз!

Яр Чаллы шәһәренең М. Вахитов исемендәге 2нче гимназиясендә “Кошлар өчен ашханә” акциясе узды.

Күбәләктәй ап-ак карлары белән җиһанга аклык-пакьлек алып килүче кыш җитүен мәктәп укучылары түземсезләнеп көтә. Бердән, кышкы саф һавада урамда еш уйналса, икенчедән, укытучылары, әти-әниләре белән бергәләп табигатьне күзәтеп, өйрәнергә ярата алар. 

Яр Чаллы шәһәренең М. Вахитов исемендәге 2нче гимназиясендә “Кошлар өчен ашханә” акциясе узды. Гимназия укучылары бик теләп катнашты бу чарада. Балалар, әти-әниләре белән бергәләп, кошлар өчен җимлек ясап, агачка элде. Хәзер урамга чыккан саен шул ашханәләргә җимнәр салып, бергәләп кошларның рәхмәт укый-укый ашауларын күзәтәбез. Балаларны кечкенәдән кошларга, гомумән, табигатьтәге тереклеккә ярдәм итеп яшәргә кирәклеген аңлатып, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү безнең бурыч. Ә конкурска җимлек ясаган әти-әниләргә, кулларына кадак, чүкеч тотып, такталарны тотып торып, эш коралларын биреп, хезмәткә өйрәнеп үскән укучыларның тагын бер  игелекле эшләре  изге гамәл дәфтәренә  язылып куелды.

4А сыйныфы укучылары иҗади яктан да якын килеп катнашты акциядә. Күңелләрендә шигъри бәйләмнәр дә туды.

 

Кошлар безнең нәни дусларыбыз

 

Кошлар безнең нәни дусларыбыз
Алар безне көтеп алалар.
Укучылар тышка чыгу бел
ән
Танып алып янга очалар.

Көнбагышлар, тары ярмалары
Кошкайларга бездән сый-хөрмәт.
Изге, яхшы эш-гамәлләр белән
Чәчәк атсын безнең зур дәүләт.
 (Камилә Хәбриева 4 А сыйныфы укучысы)

“Кошларга ярдәм итик!”


Салкын, карлы кыш аенда,
Азык җитми кошкайларга.
Ашханәләр ясап элдек,

Ярдәм итик, дип аларга.

 

Җимнәр куйдык, ярма сиптек,
Көнбагыш һәм миләш тездек.
Нык булыгыз, җитәр язлар,
Бирешмәгез нәни дуслар!  (Нариман Маннапов 4А сыйныфы укучысы)

 

Кошкайлар

Әтием җимлек ясады

Элеп куйдым агачка.

Тик нигәдер кошлар килми,

Очмыйлармы салкынга?

 

“Син ашханә ачканны

Белмиләрдер”, - ди әни.

“Мәктәптән кайтуыңа

Җимлектә калмас бер ни...”

 

Ни күрим: килгәннәр

Песнәкләр, чыпчыклар.

Ашагыз туйганчы,

Сөекле кошчыклар!

                                      Ильяс Гыйзетдинов 4 А сыйныфы

 

4А сыйныфы җитәкчесе Халитова Гөлшат Әхмәтнәҗип кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев