Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

“Көмеш кыңгырау” дуслаштырды!

Таныш булыгыз - бу Габдрахманов Тимур.

Чаллы шәһәренең 54нче гимназиясенең 4нче сыйныф укучысы.

Тимур шигырьләр сөйләргә ярата, үзе язган хикәяләрен, шигырьләрен сөйләп безне сөендерә дип яза безгә аның укытучысы Зөлхәбирә Закирова.

 

Көмеш кыңгырау” дуслаштырды!

Бик кызыклы хәл булды,

Сезгә дә сөйләп китәм!

Хат ташучы безгә бүген,

Газет китерде кичтән!

Газетны карап та тормый,

Мин читкә алып куйдым,

Дөньяларым онытып,

Компьютерда уйнадым.

Кинәт Акбаем йөгереп,

Газетны эләктерде,

Алдыма минем сикереп,

Борын төбенә төртте!

“Кит әле, - дим, интектермә,

Уен уйнап бетерим,

Газет укып утырырга

Мин әллә әтиме!?” – дим.

 “Көмеш кыңгырау” бит ул -

Балалар өчен  газет,

 Абый-апалар чыгара,

Син тукта, бераз ял ит!” -

Әтием шулай әйтүгә,
Газетны кулга алдым.

Ниләр генә юк анда -

Балалар иҗаты, хатлар,

Әкиятләр, шигырьләр!

Яңалыклар, төрле кроссворд!

Мин дә шулай кызып киттем,

Алдым каләм, карандаш,

Миндә дә  кабынды иҗат,

Чишәм кызык башваткыч!

Күзлек астыннан әтием

Дөреслеген тикшерә,

Аш бүлмәсеннән әнием,

Җавап язып китерә,

Әби белән бабай көлә,

Менә кызык-тамаша!

“Көмеш кыңгырау” гаиләне,

Бик ныклап дуслаштырды,

Дусларым хикәямне тыңлап,

Бу газетка язылды!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев