Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Китап уку ни өчен кирәк?

Соңгы вакытта китапның кадере кимеде кебек. Ни өчен китап уку мөһим?

Беренчедән, әлбәттә, гыйлемле булу өчен! Акыллы, һәръяклы һәм укымышлы кеше белән сөйләшү нинди рәхәт! Дусларыгыз шундый булса, ул зур бүләктер. Күпме яңалык, күпме сөйләшер темалар бар бит. Ә нинди тәҗрибә!

Икенчедән, үзең өчен. Күбрәк беләсең, матуррак сөйләшәсең килсә, китап сиңа бик яхшы итеп булышыр! Үзеңә кызыклы һәм кирәкле мәгълүматны белү нинди шатлык бит ул! Дусларың белән дә уртаклаша аласың, шулай ук. Фикердәшләрең дә күбәер.

Өченчедән, имтихан бирүчеләргә. Әйе, мин быел ОГЭ бирәм һәм аны яхшы бирер өчен күп әсәрләр белү мөһим! «Күбрәк укырга иде!» – дип үкенергә дә өлгердем.  Әгәр син дә имтихан бирүче икән, вакытыңны бушка үткәрмә, китаплар «йот»!

Тагын бер нәрсәне өстәп китәсем килә. «Китап – иң яхшы дус» дигән  мәкальнең мәгънәсен мин быел яхшырак аңладым. Китаптан да яхшырак нәрсә юк бит ул. Ул синең белән теләсә нинди фикерләргә, темаларга ачык итеп сөйләшә ала, кайвакытта, чыннан да, иң якын дус була.


Диана Фәрхетдинова, Әлмәт шәһәре, Риза Фәхретдин исемендәге 1нче гимназия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев