Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Кирәк һәммәбезгә дә!

Кагыйдәләрне өйрәнү кирәк һәммәбезгә дә.

Актаныш районында.
Иң матурларның берсе
Пучы дигән авылда.
Апаларыбыз өйрәтә
Юлда дөрес атларга.
Сулга, уңга карап кына
Юлны аркылы чыгарга.
"Җәяүлеләр сукмагын"
Кечкенәдән беләбез.
"Велосипед юлы"н да
Шөгыльдә өйрәнәбез.
"Безгә юл ябык" билгесен
Белә инде барыбыз,
Шуңа күрә ул урында
Йөрмәскә тырышабыз.
Кагыйдәләрне өйрәнү
Кирәк һәммәбезгә дә.
Олыбызга, кечебезгә
Һәм дә рульдәгеләргә!

Лилия Галина, Актаныш районы Пучы «Сандугач» балалар бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев