Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Хәзерге җырлар артык гади

«Яшьтәшемә биш сорау» рубрикасыннан. «Миңа поп-музыка ошый», – ди Диләрә. Диләрә Солтанова – минем якын дустым. Ул Чаллының 40нчы мәктәбендә 8А сыйныфында укый. Миңа аның заманча музыкага мөнәсәбәтен белү, фикерен ишетү бик кызык булды. Сезгә дә кызык булыр дип уйлыйм.

– Диләрә, сиңа нинди музыкаль жанр якынрак?

Мин музыка тыңларга бик яратам. Аерым алганда, миңа поп-музыка ошый. Чөнки кәефне күтәрә торган күңелле җырлар да, тынычландыра торган моңлы җырлар да бар.

– Яраткан җырчыларың бармы?

– Миңа үзебезнең татар башкаручыларын тыңлау ошый. Гүзәлне бик яратам. Аның җырларындагы җиңеллек миңа бик ошый.

– Синең өчен музыкада иң мөһиме нәрсә ул?

– Минемчә, җырларда иң мөһиме – аның мәгънәсе. Әмма хәзер бик еш кына тирән мәгънәсез җырлар очрый. Шуңа күрә мин моңга күбрәк игътибар бирәм.

– Син бүген популяр булган музыка турында нәрсә уйлыйсың?

– Хәзерге вакытта бик күп җырлар уйлап чыгарылган, тик алар барысы да гади ритм һәм гадиләштерелгән текст белән бер-берсенә охшаш дип саныйм. Минемчә, бу бик кызык түгел. Мин музыка һәм музыкаль сәнгатьнең үсүен һәм яңа оригиналь композицияләр барлыкка килүен телим.

– Йөз елдан соң нинди заманча музыкантларны онытмаячаклар дип уйлыйсың?

– Минемчә, андый башкаручылар бик күп. Алар арасында безнең ватандашларыбыз да бар. Мәсәлән, Илһам Шакиров, Салават Фәтхетдинов. Аларның җырлары хәтта йөз елдан соң да актуальлеген югалтмаячак. Алар музыка индустриясен үстерүгә зур өлеш керттеләр, дип уйлыйм

Музыка кеше тормышына ничек тәэсир итә һәм ул кирәкме, Диләрә?

Музыка кеше өчен бик кирәк һәм мөһим дип саныйм. Чөнки ул безгә авыр минутларда кәефне күтәрә, булыша ала. Мәсәлән, яраткан музыкабызны тыңлаганда, без нинди дә булса эшне җиңелрәк эшли алабыз. Күңелле музыка тормышыбызны бизи.

Альмира Ахунҗанова, Чаллы шәһәре, 54нче мәктәп

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев