Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Хыял

Кешене хыял яшәтә...

Кешене хыял яшәтә
Тагып ак канатларын, -
Зәңгәр күкләргә очыра
Үзенең балаларын.

Кисәк башка кайгы килсә
Елмаерга өйрәтә;
Күз яшьләрен сөртә-сөртә
Дөнья ямен күрсәтә.

Хыял безгә өмет өрә
Хыялланып яшибез;
Күпме кайгы кичерсәк тә
Елмая беләбез без!

Хыял алсу күзлек төсле
Кара тапларны каплый;
Хыял соңгы терәк булып
Үз балаларын яклый.

Хыял безне дәртләндерә,
Соңгы ышаныч - хыял;
Дөнья көлгә әйләнсә дә
Безне юата шулай.

Йөрәкне кара капласа
Хыял юа йөрәкне;
Берәрсе күңелгә тисә
Хыял бирә кирәкне!

Хыял якты кояш төсле
Өнди безне гел алга;
Дөнья ямен өйрәнергә
Булыша ул балага.

Хыял бары алсу төстә
Ак аның канатлары;
Хыял яшәргә өйрәтте, -
Без - хыял балалары!

Рәйсә Абдуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев