Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Кем гаепле?

5нче сыйныфта укучы Азалиядән күчтәнәч-шигырь. Сез Азалиянең киңәше белән килешәсезме?

Кечкенә Алсу авылга

Кунакка кайтты җәен.

Каршы алды аны авыл,

Күрсәтте газиз өен.

 

Авылдагы әбиләр,

Күреп нәни Алсуны,

Тәмле сүзләр дәштеләр,

Ягымлы сөйләштеләр.

 

Тик Алсу аңламады

Әбиләрнең сүзләрен.

Тик кенә карап торды

Мөлдерәтеп күзләрен.

 

Кем гаепле белмәгәнгә

Алсуның туган телен?

Әти-әни, дәүләт, мәктәп –

Гаеплеләр күп күбен.

 

Тик, Алсу, син бүтән

Алардан көтмә ярдәм.

Үзең укы, үзең өйрән,

Булма гел шундый күндәм.

Азалия Халикова, Чаллы шәһәре, 41нче мәктәп, 5Г сыйныфы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев