Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Күңелсез аерылышу

Гөльяз – сыйныфта бер генә кыз. Үзе кечкенә буйлы, үзе акыллы, үзе уңган. Аңа сыйныфындагы бөтен малай гашыйк.

Тик үзенә генә бик күңелсез шул. Ел саен башка сыйныфларга яңа укучылар килә, әмма аның классына берәү дә килми. Ел саен уку башында Гөльяз:

– Ичмасам, бер генә булса да кыз килсә иде, – дип хыяллана иде.

Менә тагын яңа уку елы башланып китте. Әмма бу юлы да кызның хыялы тормышка ашмады, ахры. Яңа укучылар күренмәде.

Ә беркөнне сыйныф җитәкчесе Гөлсәрия апа бер кыз белән класска килеп керде. Ул:

– Таныш булыгыз, бу сезнең яңа классташыгыз! Исеме Гөлназ, – диде дә аны Гөльяз янына утыртып, сыйныф бүлмәсеннән чыгып китте.

Кызлар бик тиз уртак тел таптылар. Бер атна да узмады, алар дуслаштылар. Тик Гөльяз яңа сыйныфташының эчке дөньясы нинди икәнен белми иде әле. Гөлназ математика фәнен начар үзләштерә икән. Менә беркөнне ул Гөльяздан математикадан буласы контроль эш өчен шпаргалка ясавын сорады. Гөльяз дустының теләген үтәде.

Дәрес башлангач, Гөлназ шпаргалканы Гөльязның китабы астына яшерде. Үзе укытучыга:

– Апа, карагыз, Гөльяз күчерә! – дип әйтеп куйды.

 – Бу ни бу? – дип ачуланды Гөлсәрия апа һәм Гөльязны класстан чыгарып җибәрде.

Кыз, күз яшьләренә буылып, класстан чыгып китте. Аңа бик авыр иде. 

Бу хәлдән соң алар бер-ике ай сөйләшмичә йөрделәр.

Беркөнне Гөлсәрия апалары:

– Балалар, Гөлназ бүгеннән бездә укымаячак, – дигән хәбәрне җиткерде.

– Нигә? – диделәр барысы да.

– Әтисе белән әнисе бүтән шәһәргә алып китәләр. Бу гаилә бик тә күченеп йөрергә ярата икән. Безнең мәктәп бишенчесе булган инде.

Гөльязга күңелсез булып китте. Ул бит теге хәлдән соң Гөлназ белән дуслашырга да өлгерми калды.  Әмма бераздан үз-үзен:

– Классташ малайларым да бик әйбәтләр. Кирәк түгел яңа укучы. Аның тышкы кыяфәте матур булса да, күңеле начар булырга мөмкин. Дустыңны кыен хәлдә  калдыру – бик начар нәрсәул, – дип юатты.

Чулпан Муллахмәтова, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен мәктәбе, 9нчы сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев