Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Күбәләктәй очкан карлар бар җиһанны бизәкли!..

Чаллы шәһәре һәм Тукай районы балалары иҗаты.

Сөендем

«Кар ява!» дип ишеттем мин,

Тәрәзәгә йөгердем.

Карадым да тиз үрелеп,

Ап-ак мамыклар күрдем.

Кыш килде дип, кыш килде дип,

Рәхәтләнеп сөендем.

Лилия Хәкимова, Чаллы шәһәре, М.Вахитов исемендәге 2нче гимназия.


 

     Карлар оча, бөтерелә

Карлар ява, оча, бөтерелә,

Ишегалларына тула.

Агачларга, түбәләргә,

Бит очына, керфекләргә куна.

 

Карлар ява, оча, бөтерелә,

Кешеләрнең күңелләре күтәрелә.

Кар йомарлап, аны тәгәрәтеп,

Кар бабай да ясап куеп була.

 

Карлар ява, оча, бөтерелә,

Бөтен дөнья ак юрганын киеп ала.

Кар каплагач, урман-кырлар

Ял итәләр, тыныч кына йоклап кала.

Тимур Питиряков, Чаллы шәһәре, 7нче мәктәп.


 

Ап-ак кыш

 

Буранлы кыш килеп җитте,

Бар җиһанны карга күмде.

Җиргә ак юрганын япты,

Каеннарга ак бәс үрде.

 

Чаналар алып, без бергә

Биек тауга барырбыз.

Таудан шуып төшәрбез дә,

Көрткә кереп чумарбыз.

 

Битләребез алланганчы,

Шуарбыз да, шуарбыз.

Бу күңелле минутларны

Һичкайчан онытмабыз.

Адилә Исламгәрәева, Чаллы шәһәре, 52нче мәктәп.


 

    Могҗиза

Туган ягым кышы бигрәк

Якын минем күңелгә.

Бөтен тирә-як

Ап-ак карга күмелә.

 

Сокланырлык могҗизалар

Була тик кышын гына.

Әле генә буран дулый,

Сизмәстән үзе тына.

 

Күбәләктәй очкан карлар

Бар җиһанны бизәкли.

Туган ягым кышы матур,

Башка берни кирәкми!            

Адилә Фәттахова, Чаллы шәһәре, 42нче мәктәп.


 

               Көттем

Хыялланып, кышны көттем,

Килеп җитте бит тәки!

«Рәхәтләнеп шу, улым!» – дип,

Чана апкайтты әти.

 

Ни өчен хыялландыммы?

Кар яумый аптыратты.

Ә бүген Кыш бабай килеп,

Бар дөньяны агартты.

Вильдан Сергеев, Алабуга шәһәре, 8нче мәктәп.


 

       Ап-ак дөнья

Яратам мин ап-ак төсне,

Агачлар да ап-ак төсле.

Каеннар да ак киемнән,

Чыршылар да ак тун кигән.

Яратам мин ап-ак төсне,

Бөтен дөнья ап-ак төсле.

Куяннар да ак тун кигән,

Аю ак кар астына кергән.

Яратам мин ап-ак төсне,

Күңелем дә ап-ак төсле.

Ак кар бөртекләре белән

Куышып уйныймын төсле.

Яратам мин ап-ак төсне,

Бар табигать ап-ак төсле.

Ап-ак төс ул –

Сафлык төсе.

Энҗе Гайнуллина, Чаллы шәhәре, 10нчы мәктәп.


 

   Шатбыз

Менә кыш җитте.

Карлар яудылар.

Агач башлары

Ап-ак булдылар.

Кыш көне һава

Салкын, саф була;

Бөтен табигать

Йокыга тала.

Кыш килүгә без

Бик шат булабыз.

Барыбыз бергә

Чана шуабыз.       

Мәрьям Байбәкова, Тукай районы, Сәмәкәй мәктәбе.


         

Ылыс исе

Кышкы урман.

Шаулый төз наратлар.

Ылыс исе, яуган кар исе.

Тезлеп киткән ап-ак каеннарга

Карыйсы да килә карыйсы.

Җем-җем килеп

Алга дәшә сыман

Карда сызлып яткан ике эз.

Кышларыңа илтә бу эзләр, дип,

Сагышланма, күңел, әйдә, түз.

Имән егетләре кулын суза,

Мин янәшә, миңа таян, дип.

Эзләр буйлап мине алга этә

Бөтерелеп кышкы шаян җил.

    Лиана Сафиуллина, Тукай районы, Круглое Поле мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев