Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Кайчан яз җитә инде...

Кыш бигрәк салкын килде, Кайчан яз җитә инде. Чыгар идем урамга Этем белән уйнарга.

 

Кыш бигрәк салкын килде,

Кайчан яз җитә инде.

Чыгар идем урамга

Этем белән уйнарга.

Дустым бәләкәй минем

Ике яше тулса да.

Бик яратабыз аны

Кесә эте булса да.

Рони курка суыктан,

Тәннәре дер калтырый.

– Куеныңа алчы, – диеп,

Ике күзе ялтырый.

Этем туңмасын өчен

Тектек җылы йон кием.

Чихуахуаны киендереп,

Курыкмый тышта йөрим.

Риана Абзалова, Чаллы шәһәре, 41нче мәктәп

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Күңелемдә шигырь туды