Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Карыйм урамга – кояш елмая!

Укучылар иҗаты - иң якты иҗат.

Кайтабыз!

Кайтабыз без авылга –

Үгезләрне ашатырга,

Тавыкларны эчертергә,

Кәҗәләрне саварга,

Әбине үбәргә,

Бабайны кочакларга,

Телевизор карарга,

Телефонда уйнарга.

Юк, монысы ялгыш кына!

Телефонда уйнамыйбыз –

Әниебезне тыңлыйбыз.

Закир Сираев, Чаллы шәһәре, 42нче мәктәп, 1нче сыйныф.

Озын телле
Мине бөтен гаилә «озын телле» дип әйтә. Нигә соң шулай әйтәләр икән?

Әбием һәр минут саен:
Башланды инде! Әй озын телле!

Әнием дә шулай әйтә. Мин көзгегә дә карап алам. Юк, телем озын түгел кебек, башкаларныкы кебек инде.

Пәрәмәч һәм Әмир

Әмирнең әбисе пәрәмәч пешергән иде. Әмир тиз-тиз чабып өч пәрәмәч ашады.
– Кара әле бу малайга,
күпме пәрәмәч ашаган! Хәзер бит үзең пәрәмәч буласың! – диде әбисе.
Ә Әмир көлә башлады. Һәм тагын ике пәрәмәч ашады.
– Пәрәмәч буласың! Апаңа да калдыр, – диде әбисе сукранып.
Ә анда бер генә пәрәмәч калган
иде инде.

Каен җиләге кайда үсә?
Бер көнне Әмирнең әнисе каен җиләге җыеп кайтты. Әмир бер җиләкне капты да:
Әни, җир җиләге җирдә үссә, каен җиләге каенда үсәме? – дип сорап куйды.
Әнисе көлеп куйды да әйтте:
Юк, улым, алар икесе дә җирдә үсә.
Җирдә? Ник соң аның алайса исеме шундый?

Ясминә Хәмәтвәлиева, Яңа Чишмә районы, Зирекле мәктәбе, 3нче сыйныф.

 

Минем бабам

Минем бабай һәрвакыт

Ярдәм итәргә тора.

Юлга чыгарга булса,

Машина әзер була.

 

Бабаемның шуклыгына

Карап мин хәйран калам.

Бик җитез эшләвеннән

Үзем дә үрнәк алам.

 

Безгә әле киләчәк

Ал таңнар бүләк итсен!

Тигезлектә бергәләп,

Яшәргә насыйп итсен!

Айгизә Хөснуллина, Азнакай шәһәре, 9нчы мәктәп, 3А сыйныфы.

 

Безнең әби

Барыбызга булыша ул,

Бик уңган безнең әби.

Беребезгә оек бәйли,

Беребезгә – бияләй.

 

Иртән торып чәй әзерли,

Барыбызны уята.

Киемнәребезне барлап,

Мәктәпләргә озата.

 

Мәктәптән кайтып кергәндә,

Ул безне каршы ала.

Дәрес әзерли башласак,

Безнең янда утыра.

 

Безнең әби бигрәк әйбәт,

Барыбыз да зурлыйбыз.

Эшли алмаган эшләрне

Гел аңардан сорыйбыз.

Вита Мөхәмәтшина, Чаллы шәһәре, 52нче мәктәп, 3А сыйныфы

Туган телем – татар теле

Туган телем – татар теле,

Бөек һәм аһәңле тел ул.

Үз телеңдә сөйли белү –

Иң зур бәхет менә шул!

 

Татар телендә әйткәнмен

Иң беренче сүземне.

Онытып, телемне рәнҗетсәм,

Гафу итмәм үземне.

 

Әнием дә шушы телдә

«Кызым», диеп эндәшә.

Су анасы, Шүрәлеләр

Шушы телдә сөйләшә.

 

Үз телебездә, дустым,

Рәхәтләнеп гәпләшик.

Матур итеп, дөрес итеп

Тукай телендә сөйләшик.

Диана Сафина, Чаллы шәһәре, 52нче мәктәп, 3А сыйныфы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев