Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Кар бөртекләре шаярып битләребездән үбә...

Яр Чаллы шәһәре 3 нче урта мәктәбе укучылары яза. Туган җиребезгә кыш килде. Табигатьнең бу матур вакытын зарыгып көттек без. Шул уңайдан,  без кыш темасына багышланган иҗади эшләр башкардык. Аларны сезгә дә тәкъдим итәбез. Укытучыларыбыз: Ләйсән Мирзаяновна, Рәсимә Шәйхетдиновна.

Чана шуабыз

Тышта ап-ак буран дулый,

Кар өемнәре өя.

Кар бөртекләре шаярып

Битләребездән үбә.

 

Кар-бураннан курыкмыйча,

Без  чанада шуабыз.

Бер- беребездән уздырып,

Тау астына очабыз.

 

Тауга менә-төшә торгач,

Тәмам арып бетәбез.

Күктә йолдызлар калыккач,

Өйгә кайтып китәбез.

 

Раил Вәлиев, 6 б сыйныф укучысы.

 

Кышны көтәбез

 

Әй, көтәбез инде кышны,

Тизрәк кар яусын иде!

Биек таулар өелсәләр,

Утырмас идек өйдә!

 

Чана тартып чыгар идек,

Текә таудан шуарга.

Чират белән менәр идек,

Кирәк тату уйнарга.

 

Кар атышып алыр идек,

Йомшак шарлар йомарлап.

Кар бабайны өяр идек,

Борынына кишер кадап.

 

Әйлән- бәйлән җырлар идек,

Яшел чыршыны бизәп.

Сөендерер Кыш бабабыз,

Матур бүләкләр биреп.

 

Бик көтәбез инде кышны,

Беләм инде: киләчәк.

Әле безне үртәштереп,

Биттән дә чеметәчәк!

 

Өйләргә  куып кертеп,

Тәрәзәгә чиртәчәк.

Җылы тун, шәл,бияләйләр,

Итекләр кигертәчәк.

 

Өегездән,-ди, чыксагыз,

Алырмын,- ди, өтәләп.

Курыкмыйбыз инде, өйдә

Утырмабыз үртәлеп!

 

Альбина Сираева, 6 б сыйныф укучысы.  

 

Бозлавык

 

Атлап булмый бер адым,

Егылып китәм таеп.

Бер торам да, бер авам,

Аяк астым- бозлавык.

 

Көләм мин шырык-шырык,

Тәгәрим бозлавыкта...

Күккә карап яткан идем,

Күзен кысты кояш та.

 

Бик хәтәр шәп шугалак

Ясап куйган кыш безгә.

Хәтта кирәкми аякка

Тимераяк кияргә.

 

Бозлавыкта бии-бии,

Парлар чыкты аркадан.

Көчкә үрмәләп кердем,

Ачып куйган капкадан.

 

Шәймәрданов Рияз, 6 а сыйныф укучысы. 

 

Тауда

Ишегалдыбыз тавы -

Бөтен тауларның тавы!

Яңгырап тора һәр көн

Бала-чаганың  шавы.

 

Малайлар таудан төшә,

Сак булыгыз! Китегез!

“Бер чанада бишәү!!!” –дип,

Китмәсен тик исегез.

 

Чана оча бер якка,

Балалар чума көрткә.

Кар өеменнән арынып,

Чыгалар көчкә-көчкә.

 

 Менә берәү ыжгыра,

Утырган да капчыкка.

Сызгырып үтеп китә,

Калдырып барын артта.

 

Берсе тоткан катыргы,

Сузылып ятып шуды.

Әй кызыгып тордылар,

Балалар карап шуны.

 

Чыр-чу килеп ятабыз,

Таудан шуып без шулай.

Кушылыгыз, безнең якка

Килсәгез алай-болай!

Гөлназ Хафизова, 6 нчы а  сыйныф укучысы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев