Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Каникулга планнар...

Мөслим районы Вәрәшбаш мәктәбе укучылары ничек яшәп ята, җәйгә нинди планнар кора – шул турыда язып җибәргәннәр әле.

Каникулга планнар...
Май аена керү белән, җәйге каникулга китәсе килә башлый. Беркөнне әнием белән җәйгә планнар корып утырдык әле. Көннәр җылыту белән, бакчага матур-матур чәчәкләр утыртачакбыз. Озакламый җиләкләр дә өлгерә башлар, анысын да иләк тутырып җыярбыз. Бакчада чүп тә үсмичә тормас инде ул, чүп утарга чыгарбыз да, аннан арып кергәч, тәмләп чәй эчәрбез. Җәй көне су кермичә түзеп булмый инде. Мин кабартылган матрасымны алып барачакмын. Минем Дусай авылына кунакка да барасым бар әле. Качкын авылында әбием дә көтә, аңа да ярдәм итәсем бар. Ооо, эшләрем бик күп, җәйге каникул көннәре җитәр микән?
Азалина Миргаләүова, 2 нче сыйныф.

Җәйне көтәм...
Матур һәм җылы яз җитте. Бөтен җир өсте хәтфә үлән белән капланды. Урамда шундый рәхәт. Бөтен агачлар ап-ак чәчәккә төренде. Тирә-юньгә хуш ис таралды. 
Яз көне эш бигрәк күп инде. Беркөнне әтием бакча сөрде, без бергәләп бәрәңге утырттык. Әни белән чәчкән кишер, чөгендерләр, утырткан суган-сарымсаклар инде күптән тишелде. Чәчәкләрне дә күчереп бетердек инде. 
Бу арада көннәр генә суык булды. Кояш саран елмая әле. Менә җылытып җибәрсә, урамга уйнарга чыгарбыз. Мин бигрәк тә качышлы, унике таяклы уйнарга яратам.  Шуңа күрә дә сагынып җәйне көтәм.
Асылъяр Хәсәнова, 2 нче сыйныф.

Моя деревня
Мы недавно переехали в деревню Варяшбаш. Там купили дом. Деревня Варяшбаш стала мне как родная. Она красивая. Там есть родник, большой пруд, березовая роща. Целый день я гуляю на улице, дышу свежим воздухом. 
До этого мы жили в городе Набережные Челны. Там очень много машин и заводов. Из-за них загрязняется воздух. А тут все чисто, тишина. И дом наш новый и красивый.  Здесь я нашел новых друзей. Мне нравится жить в деревне.
Галимарданов Руслан, 2 класс.

Мои друзья
У нас есть котенок Том. Он умеет быстро бегать и прыгать. Он серый, глаза зеленые. Мы кормим его супами и кашами с мясом. У нас еще җивет собака Динга. Она живет дома. Спит на диване. Любит вкусно есть. Мы с братом ее выгуливаем. Динга очень шустрая. Мы своих четвероногих друзей любим.
Галимарданов Роберт, 1 класс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев