Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Кабат кайтыгызчы, аккошлар!

Аккошларга ипи, бигрәк тә арыш ипиен бирү алар өчен бик тә зыянлы.

Безнең Байсар авылы бик матур җирдә урнашкан. Күлләренә ел да аккошлар кайта. Алар инде кешеләргә ияләшкән. Без биргән тәмле ипиләрне бик теләп ашыйлар. Аккошлар тагын нәрсәләр ярата икән дип, мин интернеттан мәгълүмат эзләргә керештем һәм үзем өчен бик күп әйберләр белдем. Сезнең белән дә бүлешергә уйлыйм.

Табигатьтә аккошлар суүсемнәр, вак балык, бөҗәкләр, үләннәр белән туклана икән. Кыш вакыты булмаса, кошларга өстәмә ашату кирәк түгел, хәтта зыянлы да. Кошлар ризыкны үзләре табып ашарга тиеш, шул вакытта гына алар сәламәт була. Кошларны еш ашату аларның үзләренә ризык таба алу сәлатен бетерә. Кеше ашатканны гына көтеп утыралар, ризык таба белмиләр. Моның ахыры начар бетәргә дә мөмкин.Табигатьтә кошлар өчен азык җитәрлек. Шуңа күрә, кошларга ярдәм итәсебез килә икән — аларга комачауламаска кирәк, дип әйтсәк тә бик дөрес булыр. 

Ә инде бик тә сыйлыйсыбыз килгәндә, аз гына ярмалар, туралган яшелчә, алма, кошлар өчен махсус чыгарылган катнаш азыклар бирү зур зыян китермәс. Азык коры булмаска тиеш. Ләкин ипи, бигрәк тә арыш ипиен бирү алар өчен бик тә зыянлы.

Кыш көннәрендә кошлар өчен җимлекләр ясау кирәкле эш. Кошларга зыян китерми торган ризыкларны сайлый белергә генә кирәк.

Актаныш районы, Байсар авылы Шәкүров Тимерхан, 9 яшь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев