Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Югалу (фантастик хикәя)

- Бүген соңрак килдең, - диде һәрвакыт коры гына сөйләшуче кәҗә Каратап.

- Бүген соңрак килдең, - диде һәрвакыт коры гына сөйләшуче кәҗә Каратап.
- Интернетта “Сәгать бердә коеп яңгыр явачак”, - диелгән иде, аңынчы 
түтәлләрне утап бетерим дип ашыктым, ачуланма инде, - диде Камилә, гаепле 
хис чагылган күзләрен яшереп. 
...Үзен гаепле хис иткәндә ул туры карамый иде. Ул гына да түгел, 
Камиләнең беркемгә дә хас булмаган  - җәнлекләр белән кошлар телен аңлау таланты бар иде.
Каратап аның дүртаяклы күпсанлы дусларының берсе. Үзе ап-ак, уңъяк 
сыртында кара табы булганга күрә, Камилә генә түгел, Каратапның хуҗалары 
(Камиләнең әби-бабасы) да кәҗәгә шулай эндәшә.
Кире, тәкәббер, аз сүзле кәҗәне һәр иртә хуҗалык янындагы болынга 
чыгарып, бәйләп куялар. Камиләнең бурычы - аңа көнгә өч тапкыр су алып 
килү...
Яңгыр яумады. Алдый торган гадәте булган интернет кире кереп караганда 
яңгыр-болытларны алып аткан иде инде. Түтәлне утап бетерергә ашыккан 
Камилә, зур-зур атлап, бакчага юнәлде. Түтәлнең ул башы алмагачлар 
күләгәсендә күбрәк булу сәбәпле, дымлырак иде. Камилә сөенеченә, дымлы 
җирдә аның яраткан дуслары - әкәм-төкәмнәр патшалык итә. Дуслары дип, 
бөтен җан ияләренең телен белү әле дус булу дигән сүз түгел. Камиләнең дә 
һәр көнне әйткәләшә торган, яки эндәшешми торган "дуслары" бар. 
Шуларның берсе - хуҗалыктагы бердәнбер әтәч Йонаяк. Исеменнән 
аңлашылганча, аның тәпиләрендә дә йон-мамык бар.
- Себер токымы, - дигән иде Әбисе аны.
Әтәч үзенең әтәч икәнен онытмас өченме икән, әллә Камиләнең көн 
дәвамында өч-дүрт тапкыр кетәклеккә кереп, тавыкларны кымшата-кымшата 
күкәй каравы аркасындамы, Камилә белән сөйләшмәде, ул баштарак 
мәлләрдә эндәшкәндә дә ишетмәмешкә малыша иде. Әле быел гына бу 
хуҗалыкта барлыкка килгән Йонаякка Камилә үзе дә бирешмәде.
- Игътибар итмә син аңа, - дигән тавыкларга колак салды.
Ә менә тавыклар Камиләгә Йонаякка караганда да ныграк буйсыналар. 
Көненә 3-4 күкәйдән дә ким салсалар, Камиләнең күзенә куренмәскә 
тырышалар. Ә инде планны үтәгән көннәрдә Камилә аларга өстәмә чирәм 
алып кайта.
Әкәм-төкәмнәр белән исәнләшкәч, Камилә эшкә кереште. Алар белән әллә ни 
сөйләшеп булмый, ике көнгә бер яңарып торалар алар. Камилә танышып 
кына өлгерә - ике көннән юк булалар, ә алар урынына яңалары чыккан була. 
Түтәлдәге соңгы алабутаны йолкыганнан соң, Камилә, кулларын 
помидорларга сибәргә дип кояшта җылынып утыручы бочкада гына чайкап 
алды да, өйгә юнәлде.
Баскыч төбенә җиткәндә, урам яктан Каратапның гайре табигый тавыш белән 
кычкырганы ишетелде.
Инде салган шлёпкаларын кире киеп, Камилә кәҗә янына чыгып чапты. 
- Нәрсә булды икән, - дип, тавыклар да капка астындагы сетка янына 
җыелыштылар. Бик тырышып карасаң, аннан кәҗә бәйләнгән утар күренә 
иде.
Камилә йөгереп баруга, Каратапның үзе дә, бәйләнгән бавы да юк; китереп
биргән су түгелеп, чиләге аунап ята иде...(давамы бар)
Хәбриева Камилә, Чаллы, 2нче гимназия, 3А сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

10

1

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    2

    0

    Бик кызык, эчтәлекле хикәя булган бу

    • аватар Без имени

      2

      0

      Апаем Кэмилэ молодец, собханАллах. Син булдырасын,