Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

“Исәнме” юк, “саумы” юк - шаккатам бу Гатага!

«Дәвам итәбез» бәйгесенә килгән кызык шигырь.

“Исәнме” юк, “саумы” юк-

Шаккатам бу Гатага!

Авыр букчасын сөйрәп,

Кереп ауды партага.

Аптыраштык барчабыз,

Бер-беребезгә караштык.

“Нишләвең бу, Гата?” дип,

Үзебезгә караттык.

Күзләрен елтыратып,

Сөйләп китте дустыбыз.

Мәктәпкә барып ятканда,

Очраган бит зур үгез.

Ул – Гатага, Гата – аңа,

Бик озак карашканнар.

Гата – уңга, үгез – сулга,

Торганнар да чапканнар.

« – Менә шулай чаба торгач,

Барып төштем суга мин.

“Инде миңа нишләргә?” дип,

Торам чак-чак, еламыйм.

Өйгә кайтсам, соңга калам,

Болай кешедән оят.

Ни булса, шул булыр диеп,

Киттем урамнар буйлап.

Бара торгач, кием кипте,

Кыю атладым алга.

Берни булмаган кебек,

Килеп кердем класска.

Нәкъ менә шул вакытта,

Эндәшә миңа әби.

“Тор инде, аунама,

Соңга каласың бит”, ди».

Куркыныч төш кенә күргән,

Безнең дустыбыз Гата.

Шуны гына уйлап менә,

Туктаусыз башын вата.

“Тынычлан” дидек Гатага,

Юкка исең китмәсен.

Кичтән вакытында ятсаң,

Җиңел була иртәсен.


Шакирова Лиана, “Адымнар-Актаныш” полилингваль гимназия-интернатының 7нче сыйныф укучысы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев