Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Җиңү өчен – 140 ат!

Карт әбиемнән калган истәлекләрне әнием һәм әбием түкми-чәчми миңа сөйләде. Мин бик горурланып һәм сокланып тыңладым!

Сугышка атлар җибәргән.
Безнең яктан дошман уты
Өйләрне яндырмады.
Әмма бер генә өйне дә,
Хәсрәтсез калдырмады"
Н.Нәҗми

Тормыш арбасына җигелеп, сугыш, ачлык вакытын күреп үсә минем карт әбием. Тыл, хезмәт ветераны, ике тапкыр «Ана даны» һәм бик күп башка медальләр белән бүләкләнгән карт әбием Зифа Ногоман кызы!

Минем карт әбием Мөхәммәтзарипова Зифа Ногоман кызы 1927 елның 4нче нояберендә Башкортостанның Дүртөйле районы Иске Кәңгеш авылында туган. 7 яшендә ятим, әтисез кала. Ул 4нче сыйныфны тәмамлагач Бөек Ватан сугышы башлана. Өч абыйсы – Фазыл, Габбас, Хилал сугышка китә. Карт әбием әнисе белән генә торып кала. 12 яшьтән сабан сөрә, печән чаба, урман кисә. Сугыш барган елларда комсомол оешмасы сәркәтибе булып сайланыла. Хат ташучы, клуб мөдире эшен башкара. 

Сугыш вакыты…

Районнан бик мөһим дәүләт боерыгы бирелә. Башкортостан җирлегендә 112нче башкорт атлы дивизиясенә 140 баш ат әзерләп җибәрергә!

Әйтүе генә ансат. Карт әбием Зифа Ногоман кызы җитәкчелегендә, авылның мал табибы һәм авылдагы өч апа бу эшне башкарып чыга. Дивизия командиры полковник Миңнегали Шәйморатов бу эшне башкаручыларга рәхмәт хаты юллый. 

Сугыштан соң карт әбием карт бабам Мөхәммәт Мөхәммәтзариф улы белән матур гаилә корып, алты бала тәрбияләп үстерәләр.

Карт әбиемнән калган истәлекләрне әнием һәм әбием түкми-чәчми миңа сөйләде. Мин бик горурланып һәм сокланып тыңладым!

Рәинә Гыйзәтуллина, Чаллы, 54нче гимназия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев