Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Интернет – файдалымы, зыянлымы

Интернет кеше тормышына бик тыгыз кереп урнашты.

Һәр йортта диярлек кешеләр бөтендөнья глобаль челтәрен куллана. Интернетны кулланып, онлайн китаплар укырга, төрле фильмнар карарга, үзеңә кирәк мәгълүматны табарга була, әлбәттә. Китап укыр өчен китапханәгә бару мәҗбүри дә түгел хәзер. Әгәр мәктәптә берәр фәннән катлаулы темага доклад язарга кирәк икән, кирәкле мәгълүматны без җиңел генә интернеттан карый алабыз. Интернет ярдәмендә яңа кешеләр, дуслар белән танышабыз, аралашабыз. Кайберәүләр таныла, үзенең сәләтләрен күрсәтергә дә мөмкинлек таба. 

Ләкин интернетның икенче – зыянлы ягы да бар. Кайбер кешеләр интернетта тәүлек буе да утыралар. Нәтиҗәдә, кешенең сәламәтлегенә зыян килергә мөмкин. Әйтик, күзләргә. Компьютер алдында ялсыз 20 минуттан да артык утырырга ярамый, диләр белгечләр.

Төрле уеннар уйнап, тузга язмаган программаларда утырып, кешенең психик хәле дә начарлана. Эшлисе эшләрең дә онытыла. Шул челтәрдә тапкан дусларың кечкенәдән бергә уйнап үскәннәрен дә оныттырырга мөмкин. Урамда, табигать кочагында якын дусларың белән аралашуга җитәме соң, йә!

Алдакчылар, начар кешеләр реаль дөньяда гына түгел, интернет челтәрендә дә була, бу хакта да онытмыйк.

Әдилә Мингарипова, 8нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев