Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Җиләк җыю сере

Әлмәт районы Риза Фәхреддин исемендәге 1нче гимназия укучылары яза.

Җиләк җыю сере

Миңа җиде яшь булганда, мин әбием белән җиләк җыярга бардым. Без авыл янындагы тауга мендек. Шунда әбием миңа киңәш бирде: «Иң тәмле җиләкләр тау битендә, шуннан җый», – диде. Мин әбинең сүзен тыңладым, тау битеннән генә җыйдым. Ярты сәгать эчендә минем чиләгем тулды да, әбием янына әйләнеп килдем. Әби дә калышмаган: ул да үзенең чиләген тутырып, мине көтеп утыра иде.

Рамазан Сабиров, Әлмәт районы, Р. Фәхреддин исемендәге 1нче гимназия, 6Г сыйныфы.

Күп беләләр алар

Җәйне авылда уздырам. Әниемнең әнисе шунда яши минем. Ул инде олы яшьтә, беркайда да эшләми. Ул сыер савучы, пешекче булып эшләгән.

Дәү әнием әз генә кыек эш эшләдеңме, шунда ук күреп ала. Орышып та куйгалый, гаебебезне аңлата. Без аны һәрвакыт тыңлыйбыз. Минем уйлавымча, әби-бабайлар озак яшәгән, тормыш иткән, аларның тормыш тәҗрибәләре зур. Шуңа да дөрес эшләнмәгән эшне күреп, безне хаталар ясаудан саклап кала беләләр. Аларның белмәгән эше юк! Бөтенебезне ярата дәү әни, барыбызның да яхшы кешеләр булып үсүебезне тели.

Ислам Гарипов,   Әлмәт районы, Р. Фәхреддин исемендәге 1нче гимназия, 6Г сыйныфы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев