Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Җиңелсәк тә...

Без районда узган баскетбол ярышында катнашып, беренчелекне алдык.

Җиңгән команданы Түбән Кама шәһәрендә узачак ярышларга чакырдылар. Без моңа бик сөендек. Бик зур теләк һәм омтылыш белән дәресләрдән соң тренировкаларга йөрдек.

Менә көткән көн дә килеп җитте. Безгә Түбән Кама шәһәренә кадәр бик озак барырга туры килде. Түбән Камада дүрт футбол стадионы, Боз сарае, дүрт ябык физкультура комплексы эшләп тора. Үзенең «Нефтехимик» хоккей клубы да бар. «Шинник» футбол клубы берничә мәртәбә шәһәр һәм республика ярышларында җиңү яулаган.

Безне спорт комплексына ачылыш тантанасына алып бардылар, берничә төркемгә бүлделәр.  Кызганыч, без җиңелдек.  Ләкин җиңелсәк тә, күңелебезне төшермәдек, яңа дуслар табып кайтып киттек...  Киләсе елга тагын да ныграк тырышырбыз дип, шәһәр белән саубуллаштык. Иң мөһиме: Түбән Кама шәһәре турында бик күп нәрсәләр белдек.


Рәмис Нәбиуллин, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен мәктәбе, 8нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев