Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Язгы моңнар табигатькә күчкән

Чаллы шәһәренең 41нче мәктәбендә эшләүче «Ак каурый» әдәби түгәрәге иҗаты. Җитәкчеләре: Вагыйзова Гөлия Наил кызы.

Язгы моңнар табигатькә күчкән

Язгы моңнар табигатькә күчкән,
Яфракларда тасмаланып төшкән.
Тургай моңнарына күмелеп,
Яшел хәтфә, чәчәкләрен сипкән.

Язгы моңнар күңелләрдә үскән,
Өмет биреп, күпләр аны көткән.
Яз кояшы җанга җылы биреп,
Бозланган йөрәкләрне эреткән.

Язгы моңга сагыш та береккән,
Тукаебыз язын килеп киткән.
Халык хәтеренә мәңге сеңеп,
Киләчәккә өмет бүләк иткән.

Язгы моңда халык зарын ишеткән,
Борчу- мәшәкатьләрен сүткән.
Бар зарларны ирештерәм диеп,
Ул ашыгып, иртә күккә киткән...

Закирова Әдилә, Яр Чаллы, 9 «Л» сыйныфы, «Ак каурый» түгәрәге әгъзасы.

Туган телем бәйрәме
Кошлар сайрый, күңел җырлый,
Туган телем бәйрәме.
Мәгърур һәйкәл каршында
Күпме чәчәк бәйләме.

Өләшәләр бу чәчәкләр
Тукай абый сүзләрен.
Ятим үсмәсен балалар,
Яшьләнәләр күзләрем.

Әти-әниле балалар
Бик бәхетле булалар.
Гомерләр өзелмәсен,
Тыныч булсын дөньялар!

Мөхтәсимова Әминә, Яр Чаллы, 5 «Л» сыйныфы, «Ак каурый» түгәрәге әгъзасы

Шагыйрьнең туган көне

Менә кабат җыелдык,
Тукаебыз янына.
Кечкенәдән сокландык,
Аның бай иҗатына.

Сүзе сүзгә энҗедәй
Тезелеп кенә тора.
Туган көне белән котлап,
Кошлар да җырын суза.
Даутова Ләйсән, Яр Чаллы, 5 «А» сыйныфы, «Ак каурый» түгәрәге әгъзасы

Телнең җанын тыңлыйк
Барлык булган шатлыкларны,
Күңелдәге аклыкларны
Җыям да мин, гөлләр ясап,
Бизим әле бу дөньяны.

Заралар китәр йөрәкләрдән,
Тылсымлы моң үрләр әле.
Тибрәндереп күңелләрне
Телның җанын тыңлыйк әле.

Телнең җанын таптамагыз,
Тукай рухы сеңгән аңа.
Гасырлардан килгән хәтер,
Милли моңнар калсын аңда

Тыңлыйк әле телнең җанын,
Һәйкәлләргә башлар иеп.
Киләчәккә юллар барлыйк,
Тел яшәсен әле диеп.
Вагыйзова Гөлия Наил кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев