Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Ялкаулык бәласе

Кемнәр кармакка эләкте икән? “Аллага шөкер, - дип уйлады Рәмис, - бу юлы мине язмаганнар!”

Мәктәптә укыган чакта безнең белән нинди генә хәлләр булмый. Көндәлек тутырмаган өчен директорга  да алып керергә мөмкиннәр. Бер бала начарлык эшли икән, барыбызга да эләгә. Тик бу юлы барыбыз да гаепле идек. Бар сыйныфлар да.
Безнең дүшәмбе көнне иртә белән һәр атна саен линейка була. Бу юлы 8нче сыйныфлар “Кармак” укый башлагач, барыбыз да тынып калдык. 

Кемнәр кармакка эләкте икән?
“Аллага шөкер, - дип уйлады Рәмис, - бу юлы мине язмаганнар!” 
Башта без Россия гимнын башкардык, бу вакытта безнең каршыда дежур сыйныфның иң яхшы, иң тәртипле ике укучысы Россия һәм Татарстан әләмнәре тотып басып торды. Гимн тәмамлангач, алар байракларны алып кереп киттеләр. Менә шуннан соң башланды инде! Кем тәнәфестә коридор буйлап чабып йөргән, кем аяк киеменең карасы белән идәнгә сызган, кем телефонында уйнаган, кем кечкенәләрне елаткан... Укымаучыларга икелеләр өчен эләкте. Безнең сыйныфта икеле ала торган балалар бар. Тик калган сыйныфларда  алар күбрәк иде.
Сыйныфка кергәч, апа безнең һәммәбезне дә әрләде. Без ялкаулык аркасында өй эшләрен эшләмибез, тырышмыйбыз. Без вәгъдә бирдек: шушы көннән башлап барыбыз да өй эшләрен эшлибез, тәнәфестә тәртипсезләнмибез, кечкенәләргә тимибез. “Икеле” алып, линейкада кызарып басып торасы беркемнең дә килми иде.


Рамилә Гарипова – Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 6 
нчы сыйныф укучысы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев