Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Якташым – горурлыгым!

Татар әдәбияты белгече, филология фәннәре докторы, Татарстанның һәм РФ атказанган мәдәният хезмәткәре Фоат Галимулла улы Галимуллинның 21нче мартта туган көне.

Фоат Галимуллинга якташы Алсу Гыйльметдиновадан шигырь юллары.

Нәкъ 83 ел элек Арпаяз авылында

Бер малай дөньяга килгән.

Әти-әнисе бу малайга

Фоат дип исем биргән.

 

Гаиләләрендә өч бала 

Өч шатлык булган алар.

Эшкә булышып, тырышып

Яши биргән балалар.

 

Фоат абый тырыш булган,

Укырга да яраткан.

Беренче шигырен язып,

Мәктәбендә макталган.

 

Кечкенәдән Фоат абый

Табигатьне яраткан.

Балык тоту, су керүләр 

Алары да калмаган.

 

Туры килгән аңа да

Бакчада чүп утарга.

Бәрәңгеләр үссен дип,

Кышын тәмләп ашарга.

 

Фоат абый кечкенәдән

Эштән куркып тормаган.

Шуңа күрә бүгенге көнгә

Бик зур үрләр яулаган.

 

Аһәңле тавышы белән

Күпләрне таң калдырган.

Туган телнең матурлыгын,

Кирәклеген аңлаткан.

 

Кадерле Фоат абыйга

Телибез изге теләк.

Бәхетле яшәргә язсын,

Ул халыкка бик кирәк!                                       

Алсу Гыйльметдинова, Кукмара шәһәре гимназиясенең VII сыйныф укучысы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев