Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

И рәхәт тә минем туган якта...

Укучыларыбыз иҗаты

Татарстан – минем туган җирем!

Бик күп анда сала-калалар.

Көмеш сулы Сөннең ярларында

Аккүз – Ахун минем авыллар.

 

Иң беренче бездә кояш чыга,

Иң беренче сибә нурларын.

Якты көнгә киң колачын җәя

Болыннарым минем, кырларым.

 

Ак бураннар йомшак юрган җәя,

«Икмәк уңсын!» диеп басуда.

Аккошлар һәр яз саен кайта

Таллы Дәйди күле буена.

 

Кырыклы һәм Теләүледә җыя

Эре җиләкләрне балалар.

Сөндә балык тотып,чумып-йөзеп,

Көч-дәрт белән алга баралар.

 

И рәхәт тә минем туган якта,

Һәр мизгеле аның күңелле.

Яратыйк без аны һәм дә саклыйк,

Туган җирләр булсын кадерле!

Данис Әхмәтов, Аккүз мәктәбе, 3нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X