Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Гади генә түгел безнең мәктәп!

«Дәвам итәбез» бәйгесенә килгән шигырь бу. Мәктәптә әйбәт укыйм, – Бүтән бармыйм, – дип тормыйм. Букчам – кичтән тутырган, Мин үзем дә бик уңган! Ә сез ничек дәвам итәр идегез?

Гади генә түгел безнең мәктәп!

Мәктәп ул – мәктәп инде,

Мәктәптә рәхәт инде!

Шатланып барам анда –

Әни озатып калганда.

 

Мәктәптә әйбәт укыйм,

– Бүтән бармыйм, – дип тормыйм.

Букчам – кичтән тутырган,

Мин үзем дә бик уңган!

 

Гади мәктәп түгел бездә,

Укучылар сәләтле.

Саба районында иң-иң

Шәп балалар мәктәбе!

 

Алинә Гарифуллина, Саба районы, Сабабаш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: КОНКУРС бәйге балалар балалар шигырьләре

2
X