Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Гади генә авыл кызы мин

Мин - Яңа Чишмә районы Чаллы Башы авылының гади генә бер кызы. Исемем - Фирүзә.

Якты хатирәләргә батып, әкияттәге хыялый кебек һәр көнемнең рәхәтен күреп яшим. Бу дөньяда һәр эшкә позитив карарга кирәк, шау-шулы тормышта яшәргә бигрәк рәхәт бит. Әти белән әнием гаиләдә 4 кыз бала тәрбияләп үстерәләр, шуларның икенчесе мин. Зур гаилә - күңелле гаилә.

Мин мәктәп укучысы булгач, минем тормышым, билгеле, мәктәп белән бәйле. Иртән торасың һәм киттең мәктәпкә. Яраткан фәннәрем - физика һәм татар теле. Дәресләрдән тыш төрле бәйгеләрдә катнашырга яратам: конференция, шигырь сөйләү, рәсем ясау, төрле форматтагы видеолар төшерү һәм башкалар. Ә аларга әзерләнергә вакыт  кирәк, шуңа  буш вакытым минем юк диярлек. Өйгә кайтып кергәч гаиләм каршы ала, рәхәтләнеп алар белән вакыт үткәрәбез. Аннан йорт эшләре, ни дисәң дә авыл җирендә эш бетми инде ул. Үсмер чак - бер генә булачак. Рәхәтен күреп яшәп калыйк.


Фирүзә Ибраһимова, Яңа Чишмә районы, Чаллы Башы мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев