Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Энекәшнең хыялы

Чаллы шәһәре, 41нче мәктәп, «Ак каурый» түгәрәгенә йөрүче кызлар иҗаты.

Мөслим районы Метрәй авылыннан Зәйнәп Миргалимова рәсеме.

Энекәшнең хыялы

Әти бәйрәмен, көтәм ел да мин,

Кәефен күрәм, бүләк  әзерлим.

Гел сөйли ничек хезмәт иткәнен,

Армия сафында ике ел йөргәнен.

 

Ә бабам минем диңгез флотында

Дүрт ел хезмәтен биргән иленә.

Ватан алдында бурыч үтәүне

Сеңдергән минем әти күңеленә.

 

Минем энекәш шул ук хыялда,

Үскәч барам ди илем сакларга.

Бабай формасын  киеп куя да,

Хезмәт итәм ди  диңгез флотында.

 

Авыр хезмәт шул  илне саклавы!

Дошманның серен, уен аңлавы.

Һәрвакыт уяу безнең солдатлар –

Үтеп кермәслек  үрелгән саклар!

Диләрә Гыйзәтуллина, 5Г сыйныфы.


Нинди бәйрәм ул?

Әтиләр көнеме, малайларныкымы,

Егерме өче нинди бәйрәм ул?

Ватан сакларга барганнарныкы,

Батыр ирләрнең данлы көне ул!

 

Көчле һәм горур безнең солдатлар,

Карда-яңгырда илем сагында.

Тыныч һәм имин булсын илебез,

Бәхет балкысын һәрбер сабыйда!

Ралина Муллахмәтова, 5«Г» сыйныфы.


Шауламагыз, сорыйм тынычлык!

 

Шауламагыз, сорыйм тынычлык!

Бары бер минут тынлык!

Илебез азатлыгы хакына,

Башын салган батырларына,

Кемнәр булган тугры антына,

Яшь буынның сеңсен аңына:

Батырлардан үрнәк алырга!

 

Шауламагыз, сорыйм тынычлык!

Бары бер минут тынлык!

Баш иегез һәйкәл янында,

Без бурычлы алар каршында,

Искә алыйк бүген барсын да,

Яшь буынның керсен аңына:

Тынычлыкны саклап торырга!

Фирүзә Нәҗмиева, 5«Е» сыйныфы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев