Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Эләкте бит зур чабак

52нче мәктәп укучысы Руслан Логинов шигыре.

Матур җәйге көннәрдә

Кайткан идем авылга.

Кармак тора эленеп –

Күзләрне кызыктыра.

 

Кердем, мин, тизрәк өйгә

Әтиемнән сорарга,

Сүз әйтергә өлгермәдем,

Әти әйтте: «Балыкка!»

 

Иртән торып, чәйләр эчеп,

Киттек балык тотарга.

Икебездә дә кармак.

Ерак түгел барырга.

 

Менә елга күренде.

Кешеләр коена, көлешә,

Ә безнең кармак суда,

Балык белән серләшә.

 

«Эх, – дидем мин әтигә, –

Зур балык эләксә иде,

Ялтрап-ялтырап көн буе

Чиләктә ятса иде!»

 

Елга мине ишетте,

Биеде минем кармак.

Тартып алдым, карасам,

Эләкте безгә чабак.

 

Тагын бик күп балык тоттык,

Чиләктә урын беткән.

Өйгә кайткач балыктан

Пешерер әни бөккән.

Руслан Логинов, Чаллы шәһәре, 52нче мәктәп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев