Мактап телгә алсак иде, ил саклаган егетне...
Мөслим районы Метрәй авылыннан Илсаф Хәйбрахманов рәсеме.
Ватан саклаучылар көне
Туган илгә ямь өсти.
Солдат булган һәр егеткә
Зур җаваплылык йөкли.
Илне саклау – егет эше,
Акласын ул өметне.
Мактап телгә алсак иде,
Ил саклаган егетне.
Шатлык, куанычлар белән
Бәйрәм килә илемә.
Тыныч тормыш, алсу таңнар
Булсын гомер-гомергә.
Зилә Гусамова, Мамадыш районы, Кече Сон мәктәбе, 9нчы сыйныф.
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев