Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Дәү әтием истәлеге

#МойГеройМояСемья акциясенә Апас районы Дәүләки авылыннан Гибадуллин Ильфар кушыла.

Минем әтиемнең бабасы Гыйбадуллин Галимҗан Нурмөхәммәт улы Дәүләки авылында туып үсә. 6нчы сыйныфны бетергәч, колхозда төрле эштә эшли.

Бөек Ватан сугышы башлангач, дәү әтием үзе теләп сугышка китә. 1942 елның 22нче августында аны “Сурук” дигән хәрби лагерьга җибәрәләр. Ул анда 6 ай буе өйрәнүләр уза. Аннары 326нчы “Учебный миномётный” батольонда фашистларга каршы көрәшә.

1943 елның октябрендә дәү әтине яңадан Мәскәүгә өйрәнүләр үтәргә җибәрәләр. 1944 елдан ул 309нчы гвардейский минометный полкта хезмәт итә башлый. Курск дугасында катнаша, II Украина фронтында сугыша, Молдавиядә, Румыниядә булалар. Венгриянең Будапешт шәһәрен алалар.

Дәү әти катлаулы “Бецарапия” операциясендә дә катнаша. 1945 елның апрель аенда Чехословакиягә керәләр һәм Прага шәһәрен алалар.

Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, дәү әтием туган авылына исән-сау әйләнеп кайта.

Гибадуллин Ильфар, Апас районы Дәүләки төп гомуми белем бирү мәктәбе 9нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев