Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Чаллы Башым минем – йөзек кашым

***

Туган авылым

Чаллы Башым минем – йөзек кашым,

Иң якын җир минем күңелгә.

Кендек каным минем монда тамган,

Гомеремнең башы биредә.

 

Күңелемә якын һәрбер сукмак,

Сузылып киткән басу, кырларың,

Авыл уртасыннан челтерәп аккан

Чаллы чишмәсенең җырлавы.

 

Якын миңа иркен тугайларың,

Сандугачлы инеш буйларың,

Тырыш, уңган, көләч кешеләрең,

Төзек, матур, ямьле өйләрең.

 

Якын миңа монда, бар да якын -

Әти-әни, туган туфрагым.

Авыр чакта күңел күтәрерлек,

Ярдәм күрсәтерлек дусларым.

 

Йөрәгемә якын азан тавышларың,

Сыйпап искән назлы җилләрең,

Бакча тулы җимеш агачларың,

Чәчәкләрең, матур гөлләрең.

 

Синдә генә таңнар шундый матур,

Матурлыгы күчә йөзләргә,

Бәхет үзе шушы җирдәдер ул,

Кирәк түгел читтән эзләргә!

Яңа Чишмә районы Чаллы Башы төп гомуми белем мәктәбенең

6нчы сыйныф укучысы Шакирова Нурия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Булдыргансын Нурия, унышлар телим сенелем!